Авыл мәктәпләрендә 2049 «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды, дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева.
Ул ачыклаганча, үзәкләрдә табигый-фәнни, фәнни-техник иҗат юнәлеше буенча балаларны үстерү өчен кирәкле җиһазлар бар.
«Үсеш нокталары» - цифрлы һәм гуманитар белем бирүнең махсуслаштырылган үзәкләре, алар «Мәгариф» милли проекты кысаларында бөтен ил буенча гомуми белем бирү, шул исәптән авыл, мәктәпләр базасында оештырыла. Аларны булдыруның максаты - төбәкләрдән балаларга заманча технологияләр белән эшләргә өйрәнергә мөмкинлек бирү.