Мәктәп укучыларына 125 мең сум күләмендә грант түләү кагыйдәләре расланды

2020 елның 4 гыйнвары, шимбә

Математика, информатика һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә югары казанышларын күрсәткән укучыларның дәүләттән 125 мең сум грант алу мөмкинлеге бар.
Хөкүмәт карары белән премьер-министр Дмитрий Медведев гомуми белем бирү оешмаларында белем алучыларга грантлар бирү һәм түләү кагыйдәләрен раслады. Түләүләр "Россия Федерациясенең санлы икътисады" милли программасының "Цифрлы икътисад өчен кадрлар" федераль проекты кысаларында оештырылачак.
Әлеге грантны алуга төп гомуми яисә урта гомуми белем алучы, укуда казанышларга ия булган (олимпиадаларда яки башка интеллектуаль конкурсларда җиңүче яки призер булып алынган дипломнар булырга тиеш) 18 яшькә кадәрге яшьләр дәгъва итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International