Казан милли тикшеренү технологик университеты "Фән" илкүләм проекты буенча дәүләт биреме кысаларында тикшеренүләр башкаруга заявкалары Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан хупланды - 2023 елга университетта ике яңа лаборатория барлыкка киләчәк.
Конкурста җиңүче проектлар авыр чыгарыла торган углеводород ресурсларын үзләштерүнең гибрид технологияләренең фундаменталь нигезләрен эшләү (проект җитәкчесе - ХТПНГ кафедрасы доценты Дмитрий Куряшов) һәм медицина билгеләнешендәге функциональ полимер материаллар булдыру белән бәйле (җитәкчесе - профессор, кафедра мөдире Тимур Дебердеев). Проектларны тормышка ашыруга беренче елда ук бюджеттан 12,7 млн. сум һәм 11,4 млн. сум бүлеп биреләчәк.