6-9 февральдә Казанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы узачак. Конгресста РФ субъектларыннан һәм башка илләрдән 250дән артык авыл яшьләре вәкилләре катнашачак.
Катнашу өчен 18-35 яшьтәге кешеләр чакырыла — авыл яшьләре белән эшләүче иҗтимагый оешма вәкилләре, яшь эшмәкәрләр, агросәнәгать тармагы хезмәткәрләре.
Катнашучыларны теркәү 2020 елның 15 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Әлеге чара авыл территорияләрен үстерү буенча уңышлы механизмнарны кертү, яшьләр авыл оешмалары белән хезмәттәшлек өчен платформа булыр дип ниятләнә.