Фән һәм техника өлкәсендә быел Дәүләт премияләренә лаек булырдай галимнәр ачыкланачак

2020 елның 4 гыйнвары, шимбә

ТР Президенты карамагындагы фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премияләре комиссиясе 2020 елда бу премияләргә дәгъва итүчеләрдән гаризалар һәм хезмәтләрен кабул итә башлады. Аларны 2020 елның 1 мартына кадәр тапшырырга кирәк.

Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премияләре соңгы елда гуманитар, табигать һәм техник фәннәр үсешенә өлеш керткән; дөнья тәҗрибәсенә тиң дәрәҗәдә ресурслар саклау һәм экологик яктан чиста технологияләр һәм техника файдалануга керткән өчен бирелә.

Дәүләт премиясенә дәгъва иткән хезмәтләр ТР Фәннәр академиясе һәм аның бүлекләре, РФ Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, фәнни оешмалар һәм учреждениеләр, югары уку йортлары, министрлыклар һәм ведомстволар, шәһәр һәм районнарның Башкарма хакимият органнары, берләшмәләр һәм предприятиеләр тарафыннан тәкъдим ителә ала.

Һәр дәгъвачының кандидатурасы башта аның төп эш урынында тикшерелергә, коллектив белән тәкъдим ителгәндә ул 8 кешедән артмаска һәм төп авторларны гына үз эченә алырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International