Район саен бер мәктәп

2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе
Ел тәмамланырга берничә ай калганда төзелеш тармагында “урак өсте” башлана. Бу өлкә өчен җаваплы җитәкчеләр Президент алдында хисап тотып, эшнең уңай барганын исбатларга тырыша. Тик Рөстәм Миңнеханов кына аларның матур сүзләренә ышанмый, җыелыш саен кайсы булса да бер җитешмәгән якны табып, “камчылап” ала.
Быел республикада 165 гомуми урта мәктәп һәм 5 коррекцион уку йорты ремонтланырга тиеш иде. Тик, ни кызганыч, бөтен мәктәп­ләрдә дә 1 сентябрьгә ремонт эшләрен тәмамларга өлгермәделәр. Казан шәһәренең 134 нче номерлы, Югары Ослан районы Килди авыл мәктәбе “кара исемлек”кә кергән иде. Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-ком­муналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, мәктәпләр­дә ремонт эшләре тулысынча тәмам, дип белдерде. Уку йортларының тышкы ягын тәртипкә китерү өчен өстәмә рәвештә 195,75 млн сум акча бүлеп бирелгән булган. Күп­челегендә эш тә­мам­ланган инде. 8 мәктәптә бу эшкә вакытында тотынмаганнар. Ә менә 9 мәктәп исә матурайтудан баш тарткан.
Министр ассызыклап уз­ганча, киләсе елда һәр район саен бер мәктәп ремонтланачак. Казан шәһәренең 7 мәк­тәбе дә бу “бәхетле” исем­леккә эләгергә тора. Яңа гына мәгариф һәм фән министры булып билгеләнгән Энгель Фәттахов белән алар киләсе елга әлегә 55 мәктәпне ремонтларга кирәк, дигән фи­кер­гә килгәннәр. Моннан алда булган бер киңәшмәдә, Президент яңа министрга ремонт таләп ителгән мәктәп­ләрне өйрәнеп, начар хәлдә булганнарны киләсе ел планына кертергә киңәш иткән иде. Тик түрәләр бөтенләй икенче мәсьәләгә игътибар иткән булып чыкты. Казанда төзелә торган футбол стадионына рай­оннардан ярдәмгә төзү­челәр җи­бәрелә. Авылларда мәктәп төзекләндерү эшләре шуңа бәйле булачак икән.
Төзелеш министры авызыннан әлеге сүзләр яңгы­рагач, Президент бөтенләй аптырап калды.
– Ел саен ким дигәндә 150 мәктәпне ремонтларга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Әгәр дә сез кайсы мәк­тәп­ләрне ремонтларга кирәк­ле­ген белмисез икән, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез соң? Район саен бер мәктәп дип кем әйтте?
– 10 көн эчендә әлеге программаны тагын бер кат карап, үзгәрешләр кертәчәкбез, – диде төзелеш министры.
– Без мәктәпләргә төзү­челәр җибәреп, түбә, тәрәзә, җылылык, канализацияне тәр­­типкә китерүне үз өс­те­безгә алабыз. Уку йорт­ла­рының тышкы, эчке яклары ямьсез, шыксыз булмаска тиеш. Мәктәпләрне балалар те­ләп барырлык итәргә. Менә шуңа күрә ел саен ким ди­гәндә 150ләп бина сайлап алынырга тиеш. Ә инде 55 мәктәпне ремонтларга алынасыгыз килә икән инде, менә монысы икенче мәсьәлә.
Президентның мәгариф учаклары хакында болай кис­кен әйтүе юкка түгел. Чөнки күпчелек уку йортлары бүген аяныч хәлдә. Кайбер авыл мәктәп­ләрендә җылылык бө­тенләй тормый. Кышын балалар өс­ләренә киеп дәресләр­дә утырырга мәҗбүр.
Азнакай районы Зур Сукаеш авылы мәктәбен генә алыйк. Ул 1972 елда төзелгән булган. Ниһаять, быел бире­дә ремонт эшләре үткәрел­гән. Авыл халкы шулкадәр сөен­гән. “40 еллык юбилеебызга менә дигән бүләк ясалды”, – ди алар. Азнакайда быел 3 мәктәп планга кертелгән. Шуларның берсе булган Сукаеш мәктәбенең түбәсен шифердан калайга алмаштырганнар, иске тәрәзәләр урынына заманчасын куйганнар, ишекләр яңартылган. Спорт заллары моңа кадәр төз түбә белән генә капланган булган, аны да алмаштырганнар. Бәб­кәлекләр күтәртеп, анысын түбә хәленә китергәннәр. Мәктәпнең нигезе ныгытылган. Авылның социаль бинасын ремонтлау өчен 3 миллион 740 мең сум чамасы акча тотылган. Шушы мәктәптә 20 ел директор булып эш­ләүче Рөстәм Хәбибуллин әйтү­енчә, ремонт эшләре бар­ган вакытта районнан да килеп тикшереп торганнар, әти-әниләр дә даими күзәтеп торган.
– Мәктәптәге кайбер эш­ләрне моңа кадәр үзебез башкардык. Тәҗрибә кырында яшелчә үстереп, уңышны сатып, шул акчага бераз ремонт уз­дыра идек. Җылы суны да шулай керттек. Мәк­тәпләрне яңарту бик кирәк иде, – ди мәктәп директоры.
Теләче мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов та мондый программаны авыл мәктәпләрендә инде күптән­нән көтүләрен әйтә.
– Мәктәпләргә капиталь ремонт дигән сүзне озак еллар ишетмәдек, – ди Рөстәм Хәмитович. – Гадәти ремонт эшләре башкарылды, тик мондый зур яңартулар турында хыялландык кына. 30 ел элек салынган биналар тә­мам искерде. Алдагы берни­чә елда барлык урта мәк­тәпләр ремонтланыр дигән өмет белән яшибез. Киләсе елга Олы Нырсы мәктәбен исемлеккә кертергә уйлыйбыз. Район үзәгеннән кала икенче урында торучы бу мәктәпкә ремонт бик кирәк. Аның кайбер урыннарында төз түбә. Мондый түбә күп чыгымнар сорый. Ел саен ремонт ясап тормасаң булмый. Гел карап торсаң да, яңгыр үтә. Тәрәзәләре дә бик нык искергән. Ишекләре асылынган, стенадагы штукатуркалар куба. Олы Мишә, Шәдке, Алан мәктәпләре дә төзү­челәр килгәнен көтә. Соңгысы урынына яңа белем йорты салсаң да яхшы булыр иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International