Бадминтон ярышы

2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе
Казан шәһәренең Универсиада объектларының берсе булган Теннис академиясендә мәктәпләрнең физкультура укытучылары өчен бадминтон буенча махсус семинар үткәрелде.
Анда дәрәҗәле кунаклардан ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Россия бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТРның баш офтальмологы Айдар Әмиров катнашты. Әлеге семинарга безнең районнан яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов җитәкчелегендә 12 мәктәпнең физкультура укытучылары да барды.
Семинар барышында Россиянең күренекле тренерлары мәктәп балалары өчен бадминтон дәресләрен ничек оештыру турында мастер-класслар үткәрде. Медицина белгечләре спортның бадминтон төренең кешеләр организмына, аеруча күзләргә уңай йогынты ясавын ассызыклады.
Семинар ахырында Россия бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай спортның бадминтон төрен үстерүдә актив эш алып барган шәһәр учреждениеләренә, районнарга спорт җиһазлары алу өчен сертификатлар тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International