Тугызынчы сыйныфларны тәмамлаучылар инде бар көченә ТДИ-2020гә әзерләнә. 12 февральдә укучылар йомгаклау әңгәмәсендә катнашачак. Аның нәтиҗәләре буенча "зачет" - имтиханнарга рөхсәт алу дигәнне аңлата.
Быел, узган елдагы кебек үк, мәктәп укучылары рус теле һәм математика буенча мәҗбүри һәм сайлау буенча ике фән буенча ТДИ тапшырачак. Әлеге фәннәрне алар беренче мартка кадәр сайларга тиеш.
2020 елның төп үзгәрешләре - биремнәрнең үзләрендә. Барлык предметларда да "яңалыклар" бар. Алар алган белемнәрне гамәли куллануга юнәлдерелгән.