2019 елда дөньяда рус телендә 14 мәгариф үзәге эшли башлады

2020 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

РФ Мәгариф министрлыгында "чит илдә рус теле үзәкләрен ачуның яңа дулкыны" турында хәбәр иттеләр. Рус телен өйрәнергә һәм рус телендә белем алырга мөмкин булган әлеге үзәкләр Яңа ел алдыннан Чехия, Индонезия, Босния һәм Герцеговинада, Вьетнамда эшли башлады.
"Рус телендә төпле белем бирү һәм рус телен укыту үзәкләре белем бирү һәм мәдәни-агарту чараларын, шул исәптән чит тел буларак рус теле дәресләре, педагоглар өчен квалификация күтәрү курслары, шулай ук Россия мәгарифе системасына, фәнгә һәм мәдәнияткә багышланган фестивальләр үткәрү өчен төп чит ил мәйданчыкларының берсе булырга тиеш, - дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International