Россиядә бердәм федераль портал барлыкка киләчәк, анда укытучылар өчен квалификация күтәрү һәм һөнәри әзерлек буенча белем бирү программалары урнаштырылачак. Мәгариф министры Ольга Васильева "Мәгариф хәбәрләре" журналына биргән интервьюда: "Әлеге сайттагы барлык программалар да Федераль һөнәри-иҗтимагый экспертиза узачак", дип хәбәр итте.
2020 елның 10 гыйнварында инде өстәмә һөнәри белем бирү буенча Бердәм санлы федераль портал эшли башлаячак. Бу платформа-укытучыларга ярдәм итү өчен сервислар туплау. Аңа профессиональ программалар һәм электрон курслар кертеләчәк. Алар 19 пилот төбәктә җитди сайлап алуны узган.