БДИ-2020 гә өстәмә баллар бирә торган Топ-10 гыйнвар олимпиадалары

2020 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

Югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар нәрсә өчен бирелә? Мәсәлән, профильле имтиханнарда катнашкан һәм олимпиадаларда җиңгән өчен.
Профильле имтихан тапшыру өчен гаризалар 2020 елның 10 гыйнварына кадәр кабул ителә. Әмма аңа бары тик профильле сыйныфларда укучыларны гына кертәчәкләр. Бу, беренче чиратта, медицина, инженерлык, кадет сыйныфлары. Имтихан, БДИ кебек үк, йөз баллы система буенча бәяләнә.

Югары уку йортына кергәндә балларны арттыруның икенче ысулы - олимпиадаларда катнашу. Ярышларның күбесе, шул исәптән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы, көз көне үк башланды. Әмма Бөтенроссия олимпиадасының соңгы этапларына барып җитә алмаган очракта өметсезлеккә бирелергә кирәкми. Читтән торып үткәрелә торган һәм сайлап алу турларына теркәлү әле тәмамланмаган бик лаеклы олимпиадалар бар. Биредә чыгарылыш укучылары үз белемнәрен күрсәтергә мөмкин. Әлеге олимпиадалар югары уку йортларына кергәндә исәпкә алына һәм җитди ташламалар бирә.
Топ-10 гыйнвар олимпиадалары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International