Россиянең әйдәп баручы галимнәре күп тапкырлар безнең фәннең приборлар базасы шактый искергән, аның ярдәмендә иң яхшы чит ил коллективлары белән көндәшлек итү кыен, дип ассызыклады. "Фән" милли проекты бу проблеманы хәл итәргә тиеш. Хөкүмәт карары нигезендә, эш нәтиҗәләре буенча "Фән" илкүләм проектының "Россия Федерациясендә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр уздыру өчен алдынгы инфраструктураны үстерү" федераль проекты кысаларында алдынгы һәм башкаручы тикшеренүләр категориясенә эләккән оешмаларда приборлар базасы җитди яңартылачак. Өстенлек үзебездә җитештерелгән приборларны сатып алуга биреләчәк. "Фән" милли проекты кысаларында импортны алмаштыру шулай гамәлгә ашырыла. Федераль бюджетта бу максатларга 2020 елда 9,8 млрд сум каралган.