Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы башланды

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы старт алды. Анда муниципаль этапта кирәкле балларны җыйган 9-11 сыйныф укучылары, шулай ук узган уку елының региональ этабы җиңүчеләре һәм призерлары көч сынаша. 24 дисциплина буенча сынауларда барлыгы 3 мең кеше катнаша.

Һәр фән буенча ярышлар Россиянең барлык төбәкләрендә дә бер үк вакытта бердәм биремнәр буенча узачак. Әйтик, 10-11 гыйнварда француз теле буенча тур старт ала. Финалдагы урын өчен аннары рус телен белүчеләр көрәшәчәк. Региональ этапны 22-нче февральдә итальян, испан һәм кытай телләре буенча катнашучылар ябачак.

Моннан тыш, бүген 2019-2020 уку елында мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы башланды, ул 15 фәнне үз эченә ала. Сынауларда 4-11 сыйныф укучылары катнаша, алар муниципаль этапта кирәкле күләмдә балл җыйган.

11-22 гыйнварда «Дуслык»  Республика олимпиада үзәгенең комплексы базасында авыл мәктәпләре укучылары арасында «Олимпка юл» дип исемләнгән олимпиада узачак. Ә 10-13 февраль көннәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узачак.

Укучыларны олимпиадаларга уңышлы әзерләү максатыннан, 2019 елның октябреннән алып декабренә кадәр 32 укыту-тренировка җыены үткәрелгән. Җыеннарга барлыгы 2500-дән артык мәктәп укучысы җәлеп ителде.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы инде 50 елдан артык 24 фән буенча үткәрелә, ел саен анда 6 миллионга якын укучы катнаша. Йомгаклау этабында җиңүчеләр дүрт ел дәвамында теләсә кайсы югары уку йортына имтихансыз керә ала. Казан олимпиада хәрәкәтендә лидерларның берсе – әйтик, быел җиңүчеләр һәм призерлар арасында 85 кеше бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International