"Экология" темасы буенча "Минем Россия" икенче Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсы муниципаль берәмлекләр карамагына караган гомуми белем бирү учреждениеләре, сәнгать мәктәпләре укучылары һәм Россия Федерациясе субъектларының мәдәният идарәсе органнары арасында үткәрелә.
Эшләр 2020 елның 14 февраленә кадәр кабул ителә. Конкурс өч яшь категориясендәге балалар өчен уздырыла: 7-10 яшь; 11-14 яшь; 15-17 яшь. Балаларга туган як табигатен, аның экологик проблемаларын яки аларны хәл итүдәге уңышларны ясарга, Россия табигатен, аның уникаль үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын ничек саклап калырга икәнен үз рәсемнәре аша күрсәтергә тәкъдим итәләр.