Россиядә педагогларның һөнәри үсеше милли системасы булдырыла

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Россия Федерациясендә педагогларның һөнәри үсеше милли системасын булдырырга мөмкинлек бирәчәк РФ хөкүмәте күрсәтмәсе басылып чыкты. Бу мөһим документ, ничек кенә булмасын, барлык мәктәп укытучыларының да эшенә йогынты ясаячак.
Ул барысын да исәпкә ала: мәктәп директоры нәрсә белергә һәм нәрсә эшли белергә тиеш, укытучыларның хезмәт хаклары белән нишләргә, төбәкләрдә кадрлар җитмәү проблемасын ничек хәл итәргә, булачак педагогларның практик әзерлеген көчәйтергә, аттестация һәм квалификация бирү системасын үзгәртергә һ.б..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International