"Минем кече ватаным: табигать, мәдәният, этнос" Бөтенроссия конкурсының федераль этабы башланды

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Гыйнварда "Минем кече ватаным: табигать, мәдәният, этнос" Бөтенроссия конкурсының федераль этабы башланды.
Конкурсның максаты - үз кече ватанының табигый һәм мәдәни мирасын өйрәнү, саклау белән кызыксынучы укучыларның иҗади инициативасын ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Конкурста катнашучылар: 12 яшьтән 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, шулай ук этно-экологик юнәлештәге өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы өстәмә белем бирү педагоглары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International