Татарстанда «Земский учитель» федераль программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

10 гыйнвардан башлап Татарстанда «Земский учитель» федераль программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Сайлап алганнан соң 13 җиңүчене билгеләячәкләр. Алар бер тапкыр түләнә торган 1 миллион сум компенсация алачак.

Конкурста сайлап алуга гаризаларны урта һөнәри яисә югары белемле һәм квалификация таләпләренә һәм һөнәри стандартларга җавап бирә торган, 50 яшькә кадәрге, шул исәптән педагогик эшчәнлек стажы булган укытучылар бирә ала. Катнашу шартлары буенча авыл укытучысының атналык укыту сәгатьләре 18 сәгатьтән ким булмаска тиеш.

Конкурста катнашу өчен https://zemteacher.edu.ru/ порталында туры килә торган вакансиягә заявка калдырырга, шулай ук гариза һәм документлар пакетын түбәндәге адрес буенча тапшырырга кирәк: Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты, 420036, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Социалистик ур., 5 йорт, 3 нче кабинет. Гаризалар һәм документлар кабул итү буенча өчен җаваплы  - Мартьянова Ольга Валерьевна, телефоны 8 (843) 533-03-90. Документлар эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Татарстан Республикасында документлар кабул итү һәм гаризаларны теркәү 2020 елның 10 гыйнварыннан 15 апреленә кадәр гамәлгә ашырыла. Җиңүчеләр конкурс нигезендә сайлап алыначак.

Искәртеп үтик, 2020 елда «Земский учитель» программасын башлап җибәрүне Россия Президенты Владимир Путин узган елда Федераль Җыенга Юлламасында тәкъдим иткән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International