12 гыйнвардан 14 гыйнварга кадәр 9-11 сыйныф укучылары арасында рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.
Әлеге олимпиадада Татарстанның 14 муниципаль районыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 142 укучы катнашты.
Актаныш, Әлмәт, Яшел Үзән муниципаль районнарыннан, Казаннан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 15 укучы җиңүче булды.
Олимпиадада Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама районнарыннан 42 укучы көч сынашты.