Чит телләр буенча БДИда катнашучылар, беренче чиратта, инглиз теле буенча (алар абсолют күпчелек) 2019 елда яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Инглиз теле буенча БДИ нәтиҗәләренә эчтәлекле анализ ясау күрсәткәнчә, имтихан эшләренең барлык бүлекләре, үткән ел белән чагыштырганда, яхшырак башкарылган. Имтиханда катнашучылар "Хат" һәм "Сөйләшү" бүлекләре биремнәрен үтәүдә кыенлыклар кичерә, шулай ук грамматик хаталар җибәрәләр.
Исегезгә төшерәбез, Педагогик үлчәүләр федераль институты (ФИПИ) белгечләре әзерләгән язмалар сериясе чит тел буенча БДИ-2019 нәтиҗәләрен анализлау буенча методик тәкъдимнәрен дәвам итә.