Россия мәктәпләрендәге сыйныф җитәкчеләре ай саен 5 мең сум өстәмә акча ала башлаячак. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.
«Укучыларга иң якыны аларның сыйныф җитәкчеләре. Балаларны укыту, тәрбияләү белән бәйле көндәлек эш. Бу зур җаваплылык һәм ул остазларның аеруча нык әзерлеген һәм ярдәмен таләп итә. Шул сәбәпле 1 сентябрьдән үк сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5 меңнән дә ким булмаган өстәмә түләүләр кертергә кирәк дип саныйм», — диде Президент.
Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева хәбәр иткәнчә, укытучыларның хезмәт хакы хезмәт кодексына кертелә торган төзәтмәләр нәтиҗәсендә федераль дәрәҗәдә гарантияләнәчәк. Төзәтмәләрдән соң укытучыларның хезмәт хакының 70 проценты бер ставкадагы оклад өчен һәм 30 проценты гына төрле өстәмәләргә бүленергә тиеш.