Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Диплом бар, эш юк
2012 елның 16 ноябре, җомга
Эш тәкъдим итүчеләр Россия вузларын тәмамлаучы студентларның хезмәт базарына яраклылык дәрәҗәсен “өчле” билгесенә бәяли. РФ мәгариф министры Дмитрий Ливанов фикеренчә, соңгы елларда югары белем системасы һөнәри белгечләр әзерләүдән бигрәк социаль функцияләр үти башлады.
Илебез эшче көчләргә кытлык кичерә, дип күпме генә чаң сугылса да, ел саен мәктәпне тәмамлаучы укучыларның 90 процентка якыны югары уку йорты дипломын алырга омтыла. Россиядә токарь, эретеп ябыштыручы, сатучы, ташчы, бетончы кебек эшчеләр кирәклеге турында көн дә ишетеп торабыз. Тәрбияче, табиб, иминиятләштерү агенты, инспектор кебек һөнәрләрне сай¬лаучыларның да эшсез тилмермәячәге билгеле. Тик яшьләр һаман да шул ук икътисадчы, юрист, менеджер булырга тели.
Белгечләр фикеренчә, Татарстанда эшсезлек мәсьәләсе киләчәктә тагын да кискенләшәчәк. Республикада ел саен 45 мең эшче лаеклы ялга чыга. Шул рә¬вешле халыкның эшкә сәләтле катлавы 2020 елга кадәр кими барыр дип көтелә.
Хәтерләсәгез, узган елны квалификация күтәрүнең региональ агентлыгы (РАРК), республикабызның 11 вузы арасында тикшерү үткәреп, үзенчәлекле рейтинг төзегән иде. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, А.Н.Туполев исемен¬дәге Казан милли тикшеренүләр техник университетын тәмам-лаучы студентларны эш тәкъдим итүчеләр хезмәт процессына иң яхшы әзерләнгән белгечләр дип бәяләгән. Шул ук вакытта мондагы студентларның нибары 22,8 проценты гына вузны тәмамлаган беренче айларда ук эшкә урнаша алган. Түләнелгән хезмәт хакы буенча исә бу уку йорты алтынчы урында тора (аена якынча 11 777 сум). Рейтингның икенче, өченче баскычларын Казан дәүләт ар-хитектура-төзелеш университеты белән Казан дәүләт аграр университеты алып тора. Әлеге уку йортын тәмамлаучыларның әзерлеге эш тәкъдим итүчеләр тарафыннан уртача дип бәяләнсә дә, эш табу ягыннан алар алдынгы урында. Биредә студентларның якынча 47 проценты укып бе¬терүгә үк үз белгечлеге буенча эшкә урнаша. Ә менә республикабызда гына түгел, бөтен ил буенча танылган Казан (Идел буе) федераль университеты рейтингның нибары алтынчы баскычын били. Рейтингта иң соңгы урын Казан социаль юридик институтына би¬релгән.
“Катыргылы белгечләр” саны артуның сәбәбе нәрсәдә дип саныйсыз?
Линар Закиров, КФУ студенты:
– Абитуриент вузга нинди белгечлек сайлыйсын алдан ук планлаштырып керә. Шуңа күрә бе-лемнәрне ни дәрәҗәдә үзләштерүе студентның үзеннән тора. Укытучы аңлатып бетерә алмаган әйберне Интернет, китап кебек чыганаклардан үзлегеңнән дә өйрәнеп була. Ни кызганыч, вузларда шушы белемнәрне гамәлдә куллану җитеп бетми. “Катыргылы белгечләр” саны артуның сәбәбен дә шуннан күрәм. Безгә, журналистика факультетында укучы студентларга, иҗат көне өчен махсус көн бүлеп бирәләр үзе. Ләкин бу гына аз. Чөнки журналист булу өчен иң элек практика кирәк. Журналистларга гына түгел, башка факультетларда укучы студентлар өчен дә булган белемнәрне гамәлдә куллану мөһим. Ансыз беркая да китеп булмый.
Алия Йосыпова, Казан милли тикшеренүләр технологик университеты студенты:
– Лаборатор эшләр даими рәвештә эшләтеп торылса да, вузда сту¬дентның булачак һөнәренә кагылышлы бернәрсә юк. Монда алынган белемнәрне гамәлдә бөтенләй башкача кулланырга ки¬рәк булып чыга. Шуңа да эшкә урнашканда бик авырга туры килә. Дөрес, студентларның да төрлесе бар. Ләкин аларның эшкә урнаша алмый йөрүенә, иң беренче чиратта, вузлар гаепле дип саныйм.
Айсылу Галиәхмәтова, КФУ укытучысы, филология фәннә¬ре кандидаты:
– Хәзерге студентларның якынча 60 проценты бары тик катыргы өчен генә укый. Укып бетергәч, күбесе сатучы, секретарь булып эшкә урнаша. Тик монда эшләү өчен биш ел буе вузда укып йөрү мәҗбүри түгел бит. Менә шушы хакыйкатьне ата-аналар тарафыннан аңлату җитми. Шәхсән мин үзем югары белем алу ягында түгел. Укып бетергәч тә, һөнәри училищега керергә мөмкин. Эш бирүче ягыннан караганда, бу очрак та ике яклы. Бүген кайсы оешма тәҗрибәсе булмаган студентны эшкә алырга атлыгып тора икән? Практика үткән вакытта ук, студентка “артык кашык” итеп карап, теләсә нинди эшне кушса, таякның икенче башы эш бирүченең үзенә үк төшә. Димәк, ул булачак белгечкә эшкә өйрәнү өчен мөмкинлек бирмәгән. Бу очракта вуз да гаепле. Ул студентның практика барышын тикшермәгән булып чыга.
Хәзерге студентларның якынча 60 проценты бары тик катыргы өчен генә укый
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
20
апрель, 2026 ел
Казаннан Валерия Денежкина — әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе
13-19 апрель көннәрендә Владикавказда мәктәп укучыларының әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Илсур Һадиуллин Татарстанның төбәкләргә 32 мең дәреслекне бушлай тапшыруы турында әйтте
Казанда узган «Туган тел» халыкара форумының пленар утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төбәкләрдәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды.
Татарстанда 9нчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда тапшыру этабы башлана
21 апрельдән төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда этабы башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз