2020 / 21 елда Россиядә укучыларны сайлап алуда катнашу өчен мәгълүмат системасында чит ил кешеләрен рәсми теркәү башланды, - дип хәбәр ителә Мәскәү ватандаш йорты сайтында.
Хәзер чит илдә яшәүче һәм Россиядә федераль бюджет хисабына укырга теләгән чит ил гражданнары һәм ватандашлары үз документларын Росхезмәттәшлек вәкиллегенә җибәрә ала.
Сүз уңаеннан, бу документлар традицион формада - кәгазьдә, шулай ук электрон рәвештә булырга һәм мәгълүмати система ярдәмендә җибәрелергә мөмкин. Барысы да бушлай.