Укытучылар укыды

2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе
Күптән түгел Буа районының базасында мәктәпләр җитәкчеләре, шулай ук башлангыч сыйныфлар, рус теле һәм әдәбияты, математика укытучылары өчен квалификация күтәрү курслары оештырылды.
Анда Буа, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы районнарыннан 140 укытучы һәм җитәкче гыйлем эстәде. Курсларның программасы Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәренең фәннәрне укытуның актуаль мәсьәләләреннән, мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне куллану буенча лекцияләрдән, укытучыларның 1 номерлы мәктәп, 2 номерлы лицей һәм лицей-интернат базаларында стажировка узуыннан гыйбарәт булуы. 2 номерлы лицейның стажировка мәйданчыгында “Татарстан Республикасында Интел мәктәбе” пилот проекты кысаларында Intel белем бирү программалары буенча эшләре башлангыч сыйныфлар, рус теле һәм әдәбияты укытучылары тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Тыңлаучыларга мобиль компьютер сыйныфы, проекторлар һәм интерактив такталар, нетбуклар кулланып, презентацияләр, дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, өстәмә дәресләр, БДИгә әзерләнү буенча дәрес-практикум тәкъдим иттеләр.
Укучыларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү темасы лицей-интернат базасындагы мәйданчыкта яктыртылды. Физика-математика юнәлеше төп дәресләрдә генә түгел, укучыларны өстәмә дәресләргә тартып та гамәлгә ашырыла. Математика укытучылары “Эрудит” мәктәп фәнни җәмгыяте утырышын, дистанцияле дәрес фрагментларын, “Пифагоровцы”, “Архимедики” клублары, программалаштыру түгәрәге, мәктәп фәнни-гамәли конференциясе дәресләрен карадылар. Дәрестән соң шөгыльләнү, укучыларның тикшеренү мохитенә керүе Казан фәнни-тикшеренү техник университеты белән тыгыз элемтә укучылар үсешләрендә югары үрләргә ирешү, иҗади потенциалын ачу мөмкинлеге бирә.
Мәктәпләр җитәкчеләре 1 номерлы мәктәптә җыелдылар. “Белем бирү учреждениесе белән безнең яңа мәктәп өстенлекле мәгариф инициативасын тормышка ашыру шартларында идарә итү” темасы стажировка белем бирү стандартларын яңарту, сәләтле, талантлы балаларга ярдәм итү, укучыларның сәламәтлеге һәм укытучыларның педагогик потенциалын үстерү юнәлешләрен колачлаган 4 модуль буенча ачылды. Стажерларга аның барышында презентацияләр, мастер-класслар, дәресләр, түгәрәк өстәл, модельле семинарлар сыйныф сәгатьләре күрсәтелде.
Нәтиҗә ясаганда тыңлаучылар үткәрелгән чараларның гамәли әһәмиятлелеген, мәктәпләрдә фәнни-методик эшне оештыруның системалылыгын, педагогик коллективларның җайлы эшләвен, хезмәтләре нәтиҗәләре белән кызыксынуларын билгеләп үттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International