Абитуриентлар вузлар белән таныша

2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе
Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты календарендә янә бер истәлекле көн барлыкка килде. Ул – Абитуриент көне.
Быел әлеге чара икенче тапкыр уздырыла. Әле шәһәрдә эш сәгате башланырга өлгермәгән, ә инде авыл, районнардан килгән мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре КФУның Филология һәм сәнгать институтын “басып” алганнар. Алар “Абитуриент көне”нең төп кунаклары.
Институт та мондый чарага җитди әзерләнә. Вузда белем алу шартлары нинди? Югары белем алып чыкканнар кайларда эшли? Яңа уку елында нинди яңа белгечлекләр булачак? Менә шул һәм башка күпсанлы сорауларга җавап алынды бу көнне. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белгеченең Бердәм дәүләт һәм бердәм республика имтиханнарын тапшыру тәртибе турындагы чыгышы да файдалы булгандыр. КФУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Сергей Ионенко исә җәен узачак укырга кабул итү кампаниясенең нечкәлекләре белән таныштырды. Шунысын да искәртү урынлы, киләсе елның җәендә Казанда Универсиада узуга карамастан, югары уку йортына керү буенча конкурслар үз вакытында оештырылачак.
Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов белдергәнчә, филология һәм сәнгать юнәлешләре белән кызыксынучы һәм югары белем алырга теләүчеләрнең саны кимеми. “Илдә нинди генә процесслар булмасын, бездә белем алып чыкканнар беркайчан да һәм беркайда да югалып калмый. Бары тик тырышып укырга, үз һөнәреңне яратырга һәм аңа тугрылыклы хезмәт итәргә кирәк. Филология һәм сәнгать институты заманча технологияләрне эченә алган методик база белән ныгытылган һәм бездә югары белем алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырыла”, - дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга.
Институтта белем алучылар үзләренең иҗади осталыкларын да күрсәтте абитуриентларга. Алар көче белән әзерләнгән концерт чын мәгънәсендә яшьләр өчен шоу-тамашага әверелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International