2020 нче елның 31 гыйнварында Лаеш муниципаль районы Лаеш шәһәрендә “2019-2020 нче уку елында иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы үтте. Республикабызның 5 муниципаль районыннан иң яхшы татар теле һәм әдәбият укытучылары көч сынашты. Алар арасында Лаеш, Чистай, Югары Ослан, Алексеевск, Яшел Үзән районнарының муниципаль этап җиңүчеләре.
Әлеге бәйгенең үткәрелү максаты – татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, яңа эш алымнары, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу.
Йомгаклау этабында катнашучы укытучылар исемлеге республикабызның барлык зона этаплары тәмамлангач, жюри тарафыннан иң югары баллар җыйган укытучылар исемлеге сайлангач билгеле булачак.
Бәйгедә катнашучы укытучыларга уңышлар телибез!