Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Тукай районындагы “Таңбатыр” балалар бакчасы үзенең 70 еллыгын билгеләп үтте
2012 елның 26 ноябре, дүшәмбе
Тукай муниципаль районының Күзкәй авылындагы “Таңбатыр” балалар бакчасы үзенең 70 еллыгын билгеләп үтте.
Район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаевның чыгышыннан аңлашылганча, “Таңбатыр” балалар бакчасы 1988 елдан бирле инде мәктәп канаты астында яши икән. Димәк, мәктәп директоры, Күзкәй авылы башлыклары бүгенге оптимальләштерүне әллә кайчан ук башлаган. Һәм әйтергә кирәк, бакча менә дигән шартларда яши. Рамил Робертович күчтәнәчкә район башкарма комитетының Рәхмәт хатын һәм сертификат алып килгән иде. Балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Саматовага, тәрбиячеләр Рәзилә Нуриевага, Гөлнәзирә Харисовага район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Юбилей кичәсен бакча мөдире Гүзәлия Саматова белән Гөлнара Сәхапова шулкадәр оста, көйләп алып баралар. Экранда “сценарий” геройлары – төрле елларда эшләгән тәрбиячеләр, мөдирләр, техник хезмәткәрләр, алар турында мәгълүматлар. Ул да түгел, олылап, кунакларга сүз бирәләр. Элек авыл Советы рәисе булып эшләгән Флүрә Нуриева, бакча бинасы җимерелә башлагач, аны мәктәпкә күчерү тәкъдимен әйткән Мирзаян Мансуровичка бүген дә рәхмәтле.
– Бина иске иде. Кыш чыгу өчен ел саен 120 кубометр утын кистерәбез. Мәктәпкә күчү үзе оҗмах булды. Үземнең биш балам монда тәрбияләнде, бүген ике оныгым йөри. Хәмдия Акмаловага аерым рәхмәт әйтәсем килә. Уеннар аша сабыйларга авырлыкларны җиңәргә өйрәтте ул.
– Ул чагында оптимальләштерү дигән нәрсә истә дә юк, без моны 25 ел элек эшләдек һәм ул уңышлы чыкты, – дип дәвам итте мәктәп директоры Мирзаян Шәйхаттаров. – Бер максатка, бергәләп эшлибез. Балалар мәктәпкә күнегеп үсәләр, ияләшеп китү өчен уңайлы. Бакча мөдире Гүзәлия Саматова да булдырырга, яхшыртырга тырыша. Бик матур иҗади коллектив эшли монда.
Ахырдан тәрбиячеләр үзләренең әлеге көнгә багышлап язган шигырьләрен, багышламаларын сөйләделәр.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
20
апрель, 2026 ел
Казаннан Валерия Денежкина — әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе
13-19 апрель көннәрендә Владикавказда мәктәп укучыларының әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Илсур Һадиуллин Татарстанның төбәкләргә 32 мең дәреслекне бушлай тапшыруы турында әйтте
Казанда узган «Туган тел» халыкара форумының пленар утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төбәкләрдәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды.
Татарстанда 9нчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда тапшыру этабы башлана
21 апрельдән төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда этабы башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз