Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Әтисе дипломыннан улына ни файда?
2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
Әти-әнисе дәрәҗәле урында эшләсә, гаиләдә уңай мохит хөкем сөрсә, бала бердәм дәүләт имтиханнарын яхшырак тапшыра икән. Безнең галимнәр шуны ачыклаган.
Мәктәптәге шартларга караганда, гаиләдәге вәзгыятьнең балага тәэсире күбрәк булуын Америка галимнәре ярты гасыр элек үк раслаган инде. Бездәге тикшерүләр исә Тимур Натюхов һәм Наталья Козинаның проектына бәйле. Алар PISA программасы буенча 72 илдә укучыларның халыкара тестларда күрсәткән белемнәрен анализлаган. Нәтиҗәдә түбәндәге фикергә килгәннәр.
Әгәр гаилә башлыкларының берсе булса да “ак яка”лы белгеч икән, бу очракта баланың тест нәтиҗәсе 30 баллга югарырак була. Хәтта өйдәге китапларның күплеге дә бу дәрәҗәдә тәэсир итә алмый. Шулай ук укучының нинди җенестән булуы да нәтиҗәне үзгәртә ала. Мәсәлән, малайлар математиканы кызларга караганда яхшырак бирә.
Россиядә гаиләдәге мөнәсәбәтләр математикадан имтихан күрсәткечләренә ничек тәэсир итә икән? Әнисенең белеме– 7 балл, ә әтисенең гыйлемлелеге исә баланың БДИ күрсәткеченә 4 балл өсти икән. Гаилә башлыкларының берсе югары квалификацияле белгеч икән, ул очракта 30 балл өстәлә. Әтиле булу 10 балл файда китерә. Өйдә китапханә булу нәтиҗәне 14 баллга арттыра. Әби-бабайлар белән бергә яшәү исә күрсәткечләрне 13 баллга киметә. Тикшерү әнә шундый нәтиҗәләр биргән. Алар белән килешеп буламы?
– Әти-әнинең белеме балага турыдан-туры берничек тә йогынты ясый алмый. Газизләре тырышып укыган очракта әти-әнисенең ярдәм итүе, мөмкинлекләр тудыруы нәтиҗәләрне яхшырта ала. Әгәр бала укуга салкын карый икән, гаилә башлыгының югары белеменнән файда юк, – ди Казан Идел буе федераль университеты профессоры Рүзәл Йосыпов.
Газетабыз журналисты Рәшит Минһаж исә белемне биреп булмый, алып кына була, дигән фикердә. “Барысы да баланың тырышлыгына бәйле. Көтүче баласы да яхшы укый ала. Укырга теләге булмаган баланы Гарвард университеты галиме чакыртып укытсаң да, файда бирмәячәк. Шулай ук башлангыч сыйныфта бала начар укытучыга эләккәндә яки укытучылар еш алышынып торганда да, укучының БДИны яхшы бирүе икеле”, – ди ул.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
20
апрель, 2026 ел
Казаннан Валерия Денежкина — әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе
13-19 апрель көннәрендә Владикавказда мәктәп укучыларының әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Илсур Һадиуллин Татарстанның төбәкләргә 32 мең дәреслекне бушлай тапшыруы турында әйтте
Казанда узган «Туган тел» халыкара форумының пленар утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төбәкләрдәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды.
Татарстанда 9нчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда тапшыру этабы башлана
21 апрельдән төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда этабы башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз