Рус телле яшьләр дә татар телен шәп белә

2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
КФУның Филология һәм сәнгать институтында рус телле студентлар өчен татар теленнән олимпиада узды. Анда республиканың 6 югары уку йортыннан 55 студент катнашты.
Олимпиданың төп максаты - республикада гомер итүче төрле милләт вәкилләренең татар теленнән булган белемнәрен тикшерү, аларның Тукай теленә мөнәсәбәтләрен, аның белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын ачыклау.
«Бүген күпләр югары уку йортлары, махсус урта белем бирү учреждениеләрендә татар теле тиешле дәрәҗәдә укытылмый, дип зарлана. Чынлыкта исә бу фикер дөреслеккә туры килеп бетми. Татарстанның һәрбер уку йорты рус телле яшьләрне татар теле, аның кагыйдәләре белән таныштыруга зур игътибар бирә. Әлеге олимпиада шуның ачык мисалы», - дип билгеләп үтте КФУның Филология һәм сәнгать институтында мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге белгече Сөләйман Нәҗмиев. - Әлеге олимпиада инде бишенче ел рәттән үткәрелә, анда катнашучылар саны да елдан-ел арта. Беренче олимпиадада бары тик 10-15 студент кына катнашкан булган. Хәзер исә аларның саны 60ка якын».
Бәйге кагыйдәләренә килгәндә, ул һәр елдагыча ике турда уздырыла. Олимпиаданың беренче турында студентларга махсус язма эш тәкъдим ителә. Монда аларның лексик-грамматик белемнәре, текст белән эшли белү сәләтләре тикшерелә. Икенче өлеш исә - аралашу туры. Монда студентлар татар телле укытучылар белән аралаша, шул рәвешле мөгаллимнәр тарафыннан студентларның сөйләм теле ни дәрәҗәдә камил булуы ачыклана.
Быелгы олимпиада башка еллар белән чагыштырганда үзенчәлеклерәк булуы белән дә игътибарга лаек. Беренчедән, монда гуманитар белгечлекләр буенча укучылар гына түгел, ә техник белем алучылар да бар. Икенчедән, олимпиадада Казанга килеп белем алучы чит ил студентлары да катнаша. Шундыйларның берсе - Төркия кызы Туба Каба.
Ул КФУның Көнчыгыш телләр һәм халыкара багланышлар институтында белем ала, Казанда инде өченче елын яши. Татар телен бары тик үзлегеннән генә өйрәнгән. «Монда килгәндә мин бөтенләй дә татарча белми идем. Татарстанда яшәгәч, әлеге телне бик тә өйрәнәсем килде. Беренче курста татар телен университетта укыдым. Аннары исә аны татар кызлары белән аралашып кына камилләштердем дисәм дә була. Әлеге телне төрек теле белән охшаш дисәләр дә, бу алай түгел. Аны өйрәнүе авыр булды», - дип уй-фикерләре белән уртаклашты кыз. Туба татарча китаплар уку белән мавыга, татарча фильмнар карый, автобуста барганда, тукталышта басып торганда да татар телле халык белән аралашырга тырыша. «Татар телен тиешенчә камилләштерәчәкмен», - дип ышана кыз.
Олимпиадада катнашучылар белән аралашырга чит илдән килеп татар телен үзләштерүче егет-кызлар да килгән иде. Алар әлеге телне өченче айларын гына өйрәнүгә карамастан, студентларны татар телендә сәламләделәр, аларга чын күңелдән уңышлар теләделәр.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, олимпиадада катнашучыларның 15 проценты призлы урыннарга лаек булыр, дип көтелә. Җиңүчеләрнең исеме бүген үк ачыкланса да, аларны бүләкләү чарасы 21 февраль көнне генә узачак. Бу көн Туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International