Теләче районында белем бирү муниципаль органнары җитәкчеләренең республика киңәшмәсе үтте

2012 елның 30 ноябре, җомга
28 ноябрьдә Теләче районында белем бирү муниципаль органнары җитәкчеләренең республика киңәшмәсе үтте. Анда ТРның Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, республиканың барлык муниципаль район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчеләре чакырулы иде. Семинар – киңәшмәгә килгән кунакларны район җитәкчелеге каршы алды. Семинарның нәкъ менә безнең районда үткәрелүе дә очраклы түгел. Соңгы ике елда районда күп кенә социаль объектлар торгызылды. Нәкъ менә шуны истә тотып, масштаблы төзелешләрне башкаларга күрсәтү, үзара тәҗрибә уртаклашу уе белән үткәрелде дә инде бу чара.
Семинарның беренче өлешендә килгән кунакларны район белән таныштыру максаты куелган иде. Киңәшмәдә катнашучыларга иң элек районның “Шатлык” 3 номерлы балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Нәкъ исеме кебек үк бусаганы атлап керүгә бала күңелендә шатлык хисләре тудыручы әкият дөньясын хәтерләтә бу йорт. Балалар бакчасы мәгариф бүлеге җитәкчеләренең күңеленә хуш килде. Йөзләрендәге кәнәгать елмаю шул хакта cөйли иде. Алай гына да түгел, аларның кайберләре район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гариповка балалар бакчасының төзелеше, аны җиһазлауга бәйле булган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Махсус семинар өчен куелган ике автобус билгеләнгән маршрут буенча кузгалып китте. Икенче тукталышны ул Иске Җөри урта мәктәбе базасында ясады. Бүгенге көндә 100 урынга исәпләнгән мәктәптә 98 бала укый.Биредә белем алучыларның барысы да югары квалификацияле укытучылар. Барлык сыйныфлар да заман технологияләре белән җиһазландырган. Кыскасы, монда укучыга ныклы белем алу өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган.
Районыбыз республикакүләм программаларга кереп төзелгән объектлар белән бергә агымдагы елда мәктәпләрдә капиталь ремонт программасы да эшләде. Алдагы берничә елда барлык урта мәктәпләре ремонтланачак, дип вәгьдә итәләр. Быел исә андый зур яңарту эшләре Теләче урта мәктәбендә алып барылды . Семинарга килүчеләрнең икенче тукталышы да нәкъ менә шушы мәктәптә булды. Мәктәп тормышындагы яңалыклар, аның эшчәнлеге, БДИ га әзерләнүнең яңа алымнары белән кунакларны Теләче мәктәбе директоры Эльмира Хамизова таныштырды. Мәктәпнең һәр сыйныфында заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге тудырылган. Ирексездән уйлап куясың, әйе, дөнья үзгәрә тора, заманнан артта калып булмый. Бүгенге укытучы заман укучысына такта янында, акбур тотып кына, үз фәненә карата мәхәббәт тәрбияли алмыйдыр... Укыту процессына яңа ысуллар куллану бүген көн тәртибенә куелган иң җитди мәсъәләләрнең берсе. Мәктәп белән танышу барышында Теләче мәктәбе укучылары ни рәвешле БДИга әзерләнүләрен күрсәтте. Уку – укыту системасында беренче урында торган компьютер яңа теманы үзләштерергә булышкан такта да, имтиханга әзерлек өчен таратылган өстәмә материалны да, хәтта дәреслекләрне дә алыштыра ала. Кыскасы, бүген укучыларга белем бирүче чыганакларның чиге юк. Монда укучылардан бары тик кызыксыну, укуга омтылыш кына сорала. Ә әлеге сәфәр барышында Теләче мәктәбе укытучылары уку – укыту системасында бүгенге инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана дигән фикергә киләсең.
Теләче мәктәбеннән кунаклар, районның тагын бер күркәм урыны, спорт сөючеләрне үзенә җыйган күпфункцияле “Батыр” спорт корылмасына юл тотты. Кунаклар юл өстендә урнашкан хоккей мәйданчыгын, аның киенү – чишенү өчен ясалган бүлмәләрне дә карап чыктылар. Биредәге уңайлыкларны күреп арадан берсе “- Их, без яшь чакта хыялда гына йөрткән нәрсәләр бит бу” ,- дип әйтеп куйды. Ә инде “Бердәм Россия”, Бөтенроссия сәяси партиясе программасы нигезендә төзелгән ике катлы бинада җаның теләгән спорт төре белђн шөгыльләнеп булганын күргәч, ирексездән , район .зьгендь яшь.чельрдьн көнләшеп куясың. “Батыр” спорт корылмасы белән таныштырганда район башлыгы Илдус Зарипов: “Бирегә йөрүчеләр шундый күп, хәтта, сыймыйбыз, урыннар җитми дип мөрәҗәгать итәләр”,-диде ярымшаяртып. Республикакүләм семинар – киңәшмәгә җыелган кунакларның район буенча ясаган соңгы тукталышы район мәдәният йорты булды. Биредә семинарның пленар өлеше үтте. Киңәшмәне ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачып җибәрде. “Безнең бүгенге утырышның төп темасы – ул мәгариф эшенең сыйфатын күтәрү. Ә моңа без бүгенге заман сулышын тоеп,укучыларның белемнәрен тагын да камилләштерү өстендә эшләгәндә генә ирешә алачакбыз, - дип белдерде министр. Шулай ук министр үз чыгышында узган уку елындагы БДИ нәтиҗәләре, быелгы уку елына куелган бурычларны үтәү хакында сөйләп үтте. Алга таба сүзне ТР ның рән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Теләче мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов һәм башка килгән кунаклар чыгыш ясады. Барлык чыгышларда да быелгы уку елында БДИ ны обьектив уздырырга, Республика күләмендәге күрсәткечләренең балларын күтәрү өстендә эш алып барырга дигән фикерләр яңгырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International