Бу көннәрдә РФдә “Мәгариф турында”гы закон проекты икенче укылышка әзерләнә. Кичә шул уңайдан ТР Дәүләт Советында матбугат киңәшмәсе уздырылды

2012 елның 3 декабре, дүшәмбе
– Кайберәүләр әлеге законны “гаугалы закон” дип йөртә. Аны алай дип әйтеп булмый. Укытучыларга, галимнәргә, гади халыкка беренче тапкыр үз фикерләрен җиткерү мөмкинлеге бирелде. Аңа җәмәгатьчелек тарафыннан 20 меңнән артык тәкъдим кертелде. Моңа кадәрге “Мәгариф” Законы бүгенге икътисад таләпләренә җавап бирми. Шуңа күрә яңасын әзерләү ихтыяҗы туды, – дип аның әһәмиятен ассызыклады РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы, депутат Илдар Гыйльметдинов.
Беренче укылыштан соң кабул ителгән закон проекты кайбер мәсьәләләр буенча депутатларыбызда ризасызлык тудырган. Шул рәвешле алар Думага 20гә якын төзәтмә җибәргәннәр. “Без аны әзерләгәндә Төп Законга таянып эш иттек. РФ Конституциясендә, Россия гражданнары гомуми белемне туган телдә алырга хокуклы, диелгән. Моңа кадәрге “Мәгариф турында”гы Законда ул норма сакланган. Яңасында юк”, – дип кимчелекләргә тукталды ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. Ризасызлыклар моның белән генә чикләнми. Хәзерге законда, аз комплектлы мәктәпләрне ябу авыл җыены белән хәл ителә, дип язылган булса, яңасында бу хакта берни әйтелмәгән. Биектау районындагы Өнсә мәктәбен тавыш-тынсыз гына ябып куймакчылар иде, әмма авыл халкы нык торды. Җыен үткәрмәделәр, дип судка мөрәҗәгать итеп, аны саклап калдылар. Әмма шул ук вакытта республикада халык канәгатьсез булып та, үзгәртүләргә дучар ителгәннәре булды. Монда инде халыкны гына үз хокукларын белми дип гаепләп булмыйдыр. Бәлкем, алга таба мәктәпне ачу, ябу хокуклары муниципаль берәмлекләрнең үзләренә бирелер. Авыл мәктәпләре дигәндә, киләчәктә анда эшләүче укытучылар үпкә белдерергә мөмкин. Ни өчен дигәндә, авыл укытучысы бүген ия булган ташламалар төшереп калдырылган. “Бу ташламаларны саклап калу кирәк. Авылга болай да чит тел укытучылары, табиблар, ветеринарлар, агрономнар җитми. Шәһәрдә исә алар эшсез тилмереп йөри. Киләчәктә вуз тәмамлаган яшь белгечләр юллама буенча авылга җибәре­ләчәк. Билгеле, тиешле шартлар булмаса, яшьләрнең анда барасы килмәячәк. Монда мәҗбүрият тә, кызыксындыру да булырга тиеш”,– ди Разил Исмәгыйлевич. Ә инде егет-кызлар юллама таләпләрен үтәмәгәндә, уку өчен акчаны кире кайтарырга һәм штраф түләргә мәҗбүр булачак. Яңа закон югары уку йортын тәмамлаган егет-кызларга әнә шундый бурычлар куя. Безнекеләрне югары уку йортларына кагылышлы башка мәсьәлә дә борчый. Разил Вәлиев әйтүенчә, бүген вузларның 99 проценты – федераль, Татарстанда бары тик Казан һәм Чаллы шәһәрләренә генә уку йорты ачу хокукы бирелгән. Ни өчен Татарстанның моңа хокукы юк? Бу сәер күренешкә дә депутатларыбыз ачыклык кертүне сорый.
Бүген мәктәпләрдә сак хезмәтенә дәүләт тарафыннан акча каралмаган. Моны булдыруны мәктәпләр күп очракта әти-әниләр ярдәме белән хәл итә. Тәкъдимнәр арасында балаларның иминлеген кайгырту мәсьәләсе дә бар. Шулай ук бүген ата-аналарны, киләчәктә гомуми белем түләүле булмасмы, дигән сорау да кызыксындыра.
– Бүген мәктәпләрдә балаларның атнага 37 сәгать бушлай белем алуы гына җитмиме икән? Өстәмә белем аласылары килсә, акча түләп шөгыльләнсеннәр. Федераль стандартлар нигезендә каралган түләүсез белем алу хокукы саклана, – дип, имеш-мимешләрне кире какты Илдар Гыйльметдинов. Менә шул төзәтмәләр кертелсә, милли мәгариф өчен зур файда булыр. Ә инде законның ни дәрәҗәдә камил икәнен аны кулланып карагач кына әйтеп булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International