Урыссу гимназиясендә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе узды

2012 елның 5 декабре, чәршәмбе
Ютазы районының Урыссу гимназиясендә мәгариф учреждениеләре директорлары һәм балалар бакчалары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе узды.
Семинар “Милли-мәдәни рухта укучыларны тәрбияләү” темасы астында узса да, беренче чиректә 11 классларда уздырылган контроль срезлар, шулай ук 4, 6, 8, 10 классларда уздырылган контроль эшләргә анализ ясап, мониторинг нәтиҗәләрен карау кебек сорауларны да үз эченә алган иде. Гимназия укучылары кунакларны туган телдә яңгыраган сәламләү сүзләре белән каршы алды. Алга таба кунакларга 10 фән буенча мастер–класслар тәкъдим ителде. Һәр укытучы үзенең булган белемен күрсәтте.
Ләкин, мәгариф өлкәсендә бар да ал да гөл генә түгел шул. Бүген укытучылар алдында ничек итеп Дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) һәм Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырасы бар. Мәгариф бүлеге башлыгы С. Абрамов ясаган күзәтүләргә күз салсак, нәтиҗәләр горурланырлык түгел. 11 классларда математика һәм рус теленнән уздырылган мониторинг буенча математикадан иң яхшы билгеләр 3 санлы Урыссу мәктәбендә һәм Урыссу гимназиясендә, ә иң начар билгеләр Бәйрәкә һәм Каразирек мәктәпләрендә. Ә рус теле фәне буенча иң яхшылар рәтендә Ютазы мәктәбе, иң начарлар – Бәйрәкә һәм Иске Урыссу мәктәбе укучылары тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International