РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ноябрь аенда нәтиҗәсез эшләүче югары уку йортлары һәм аларның филиалларының исемлеге игълан ителде

2012 елның 5 декабре, чәршәмбе
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ноябрь аенда нәтиҗәсез эшләүче югары уку йортлары, аларның филиалларының исемлеген игълан иткәч, вуз җитәкчеләренең күбесе ризасызлыкларын белдергән иде. Янәсе, министрлык билгеләгән таләпләрдән чыгып кына белем сыйфатын бәяләү мөмкин түгел. Күптән түгел ведомствоара комиссия утырышында “кара исемлек” тагын бер кат күздән кичерелде.
– Уку йортын үзгәртү яки оптимальләштерү аның киләчәге бармы-юкмы, шуңа карап хәл ителәчәк. Вузның нәтиҗәләре канәгатьләндермәсә дә, әлеге вузга ихтыяҗ бар, дип табылган очракта ул эшчәнлеген дәвам итәчәк. Ә инде бары тик диплом бирү белән генә шөгыльләнгәннәре үзгәртеләчәк, – дип аңлата РФ мәгариф министры Дмитрий Ливанов. Министр әйтүенчә, үзгәреш­ләр, беренче чиратта, филиалларга кагылачак. Кыскасы, бөтен вузларны ябып бетерү турында сүз бармый.
Мәгълүм булганча, барлыгы 540 вуз һәм 994 филиалның нәтиҗәлелеге тикшерелгән иде. Шулардан 136 югары уку йорты һәм 450 филиалның эшчәнлегендә кимчелекләр табылды. Комиссия утырышында белгечләр аларны берничә төркемгә бүлеп карады. Беренче төркемдә урын алган иҗади һөнәр ияләрен әзерләүче вузларның эшчәнлеге нәтиҗәсез дип табылган. Икенче төркемдә – эшчәнлеге оптимальләштерүгә мохтаҗ югары уку йортлары. Алар ел ахырына кадәр үсеш программаларын әзерләргә тиеш булачак. Өченче төркемгә иң авыр хәллеләр кертелде. Киләчәктә алар нәтиҗәле эшләүче университетларның бер өлеше булып калачак. Андагы студентлар башка уку йортларында үз белгечлекләре буенча укуларын дәвам итәчәк.
Безнең республикада Идел буе су транспорты дәүләт академиясенең, Мәскәү дәүләт юллар һәм Идел буе дәүләт телекоммуникацияләр һәм информатика университетларының филиаллары беренче төркемгә кертелде. Казан дәүләт энергетика университеты, Казан илкүләм техник тикшеренүләр университетының Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Чаллы, Чистай, Яшел Үзән, Түбән Камадагы филиалларына һәм Казан илкүләм технологик тикшеренүләр университетының Бөгелмә филиалына эшен үзгәртергә туры киләчәк. Казан дәүләт аграр университетын, КАИның Бөгелмә филиалын һәм Түбән Новгород дәүләт лингвистика универси­тетының Казан филиалын үзгәртеп кору таләп ителәчәк.
– Безнең оештыручыбыз – Россия Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы. Ахыргы карарны ул кабул итәчәк. Әлегә ничек эшләгән булсак, шулай дәвам итәбез, – ди КДАУның белем бирү сыйфаты һәм тышкы элемтәләр буенча проректоры Лариса Тинчурина.
КАИның ректоры вазыйфаларын башкаручы Альберт Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, район үзәкләрендә филиаллар булдыру юкка түгел. Алар предприятиеләрне югары квалификацияле бел­гечләр белән тәэмин итә. Филиалларның барысы да министрлыкның төп таләпләренә җавап бирә. Филиал ачу өчен 220 студент булу шарт. Әйтик, Әлмәт филиалында – 461, Алабуганыкында – 523, Яшел Үзәннекендә 527 студент белем ала. Кыскасы, барысы да кирәкле санны тутыра. Норматив буенча бер студентка 0,9 квадрат метрдан да ким булмаган мәйдан туры килергә тиеш. Филиаллар биләгән мәйданга да бәй­ләнергә нигез юк. Галимнәрнең 60 проценты фәнни дәрәҗәләргә ия. Ел саен студентларның 76 проценты эшкә урнаштырыла. Шуңа да карамастан, бу филиаллар сыйфатсыз эшләүчеләр исемлегенә кертелгән.
– Нәтиҗәлелекне тикшер­гәндә министрлык барлык вузларны да бер калыпка салып караган. БДИның уртача баллы, чит ил студентлары барлыгы, укытучыларның фәнни дәрәҗәсе... Таләпләр барлык уку йортларына да бер төрле куелган. Министрлык авыл укучыларының имтихан баллары түбәнрәк булуын белмәгәнме? Ул һәрвакыт шулай булачак. Чөнки шәһәрдә бирелгән белем белән авылныкын чагыштырып булмый. Педагогик вузларга да башка уку йортына керә алмаган яшьләр керә. Сыйфатсыз эшләүче филиалларны ябуга мин каршы түгел. Хөкүмәт ел саен югары белем өчен 100 миллиард сум акчасын җилгә очыра, чөнки яшьләр укыган белгечлек буенча эш таба алмый, – дип үз фикерен белдерде Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы, депутат Илдар Гыйльметдинов.
ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев фикеренчә, вузларның белем сыйфатын бары тик студентларның уку йортын тәмамлап, ни дәрәҗәдә белгечлек үзләштерүеннән чыгып бәяләргә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International