4 декабрь Казанда ТР муниципаль районнары мәгълүмат-методика үзәге директорлары һәм методистлары өчен республика киңәшмәсе узды

2012 елның 5 декабре, чәршәмбе
Киңәшмәдә мәгариф идарәсе 9-11 сыйныф укучыларының белем сыйфатына нигезләнеп муниципаль органнар эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә анализ ясады.
“Республика районнарында белем сыйфаты турындагы мәгълүматлар вәзгыятьне фаразларга һәм нинди юнәлешләрдә бушлык, педагогларга нинди нәтиҗәлерәк эш методикасы кулланырга кирәклеге буенча нәтиҗә ясау мөмкинлеге бирә. Мәгълүмат-методика хезмәте барлык инновацияләр башында торырга – бергәләп яңа программаларын һәм уку ярдәмлекләрен үзләштерергә, педагоглар тәҗрибә уртаклашырга тиеш, дип билгеләп үтте республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин.
“Ата-аналар татар телен һәм чит телләрне өйрәтү ысуллары буенча еш канәгатьсезлек белдерә һәм алар нигезле дә”, - дип белдерде Д.Мостафин. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда 3 меңнән артык инглиз укытучысы EF-SCHOOL системасы буенча укыган, 150 укытучы чит илдә стажировка узган. Киләсе елда шулай ук 150 укытучыны квалификацияләрен күтәрү өчен Англиянең һәм АКШ ның иң яхшы мәгариф үзәкләренә җибәрү планлаштырыла.
Татар телен өйрәтү буенча заманча коммуникатив технологияләр кертү буенча җитди эш башкарылган, мультимедия кушымталары белән уку-методик комплектлар эшләнгән, яңа уку елында татар теле укытучылары өчен 20 зональ семинар үткәрелгән дип сөйләде Данил Мостафин. Әмма барлык укытучылар да тәкъдим ителгән югары нәтиҗә бирә торган инновацион ысулларны актив кертмичә искесе буенча эшләүне дәвам итәләр.
“2013 елда бернинди дә искәрмәсез татар теле дәресләре коммуникатив технологияләргә нигезләнгән яңа эшләнмәләр буенча узарга тиеш. Мин тагын бер тапкыр бу мәсьәләгә игътибар юнәлтүне сорыйм. Әзерлек һәм өйрәтү эшләре буенча зур эш башкарылды, ә кем заман белән бергә атларга теләми, без алар белән аерылышырга мәҗбүр булабыз”, - дип белдерде Д.Мостафин.
Киңәшмәдә республика мәктәпләрен әдәбият дәреслекләре белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча җитди фикер алышу булды. “Бу очракта бергәләп эшләү һәм сезнең контрольдә тотуыгыз кирәк, - дип мөрәҗәгать итте республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары. – 10 декабрьгә кадәр тагын бер тапкыр заказларны чагыштыру һәм әдәбият дәреслекләре белән тәэмин итү тәртибе турындагы нигезләмәгә таянып эш итү зарур”.
Мәгълүмат-методика үзәкләре дәреслекләр заказларын дөрес формалаштыру өчен җаваплы, дип белдерде Д.Мостафин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International