Ришвәт булса, Татарстан икътисады бу югарылыкка күтәрелмәс иде!

2012 елның 7 декабре, җомга
Балалар гына булсалар да, коррупция белән көрәшүдә зурлар өчен дә кызыклы идеяләр тәкъдим итә алар. Бу турыда 6 декабрьдә ришвәткә каршы балалар эшләре бәйгесе җиңүчеләрен котлаганда әйтелде.
Әлеге дөньякүләм проблеманың тискәре ягын күрсәткән рәсемнәр, иншалар бәйгесендә җиңгән мәктәп укучыларын Казанга, Президент сараена җыйдылар. Аларны җиңү белән котларга бәйге жюриы әгъзлары - мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин, Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина, республика Президентының ришвәткә каршы мәсьәләләр идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Гәйнетдинов, Татарстан Прокуратурасы вәкиле Җәүдәт Ибрагимов һ.б чакырылган.
Әйтергә кирәк, яшьләр ришвәт проблемасын шактый тирән анализлый, коррупция һәм акчалата бүләкне ничек аерырга дип уйлана. «Рәсемнәр, иншалар киләчәктә дә файдалы булса, күтәрелгән идеяләр сезне гомерегез буе озатып барса иде. Алга таба да законнарны төгәл итәүче буын булырсыз дип ышанам», - дип ассызыклады бүләк тапшырганда Ренат Гәйнетдинов.
Министр урынбасары Данил Мостафин да мәктәп укучыларына шундыйрак фикер җиткерде. «Ришвәт бүгенге җәмгыятьтә шактый зур проблема, аны зурлар гына хәл итеп бетерә алмый. Шуңа әлеге афәт белән көрәшне инде балалардан ук башларга кирәк. Олылар көче белән генә моны башкарып чыга алмыйбыз» - диде ул. Һәм үз чыгышында бүген залга җыелган балаларның тормышта үз урыннарын акча төртеп түгел, ә хәләл көчләре белән табачагына өметен белдерде. «Киләчәккә юл балачактан ук салына, әгәр коррупциянең зыянын кечкенәдән үк аңлыйсыз икән, сез мондый адымга бармаячаксыз», - диде Данил Мостафин.
Ришвәткә каршы республика бәйгесендә җиңүчеләргә аудиоплеер, электрон китап, смартфон, планшет компьютер кебек кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Балаларны тәбрикләргә килгән журналист, «Татар-информ» агентылыгы җитәкчесе Леонид Толчинский исә лауреатлар төшергән рәсемнәрне буклет итеп ясап, аны яңа елга түрәләргә тапшырырга тәкъдим итте. Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина исә Татарстаныбыз икътисадының чәчәк атуын ассызыклап, бездә ришвәтчелек булса, ул моңа киртә булыр иде дигән фикер уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International