Яшьләр үз хокукларын белеп үсә

2012 елның 12 декабре, чәршәмбе
“Мин – илнең Президенты, һич югы  ТР Дәүләт Советы депутаты  булачакмын!” Кичә республика парламентында  укучылар арасында инша, рәсем, эссе бәйгесе җиңүчеләрен  игълан иткән чакта Зәй шәһәренең 11 нче сыйныф укучысы Ринат Ибраһимов журналистларга әнә шулай дип белдерде. Иң яхшы эссе язучы дип табылган Ринатның  әлеге теләге бәйгегә әзерләнгәндә тугандыр, бәлкем.
–  Мин аны кеше һәм гражданин ирегенә багышладым. Хәзер  хокукларның кайсы җирдә бозылуын, сәяси, социаль һәм башка хокукларымны беләм,– диде ул.
Билгеле булганча, әлеге бәйге кешенең Конституцион  хокуклары һәм бурычлары дигән темага багышланган “парламент дәресләре” кысаларында узган иде. Анда  35 меңгә якын 1–11 сыйныф укучысы иҗади мөмкинлекләрен сынап карады. Укучылар әйтүенчә, алар  үз хокукларын  кәгазьгә төшергән. Буа районындагы Суыксу  мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Раил Хөсәенов хәзер менә үзенең уйнарга, ял итәргә, дәваланырга, укырга хокуклы булын белә. Яхшы билгеләренә генә укыган малай әти-әниләренә куянннар карарга да ярдәм итә икән әле. Монысы инде – әти-әниләр каршындагы бурычларының берсе. Укытучысы Резеда Зарипова белдергәнчә, парламент дәресләрен балалар бик җиңел кабул иткән.  
–  Әлеге дәресләрне уздыру  тәкъдимен укытучылар да хуплады. Укучыларның депутатларга биргән  сораулары гади түгел. Шуңа күрә аларга балалар янына ныклап әзерләнеп барырга туры килә. Бәйгегә килгән хезмәтләр белән танышканда, уку­чыларның белеменә, осталыкларына, фикерләүләренә сокланасың. Законда нәрсәләр ошау-ошамавын кәгазьгә төшергәннәр, –  дип  чыгыш ясады ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Ә аның урынбасары Римма Ратникова исә парламент дәресләрен уздыруга, анда депутатларның ни дәрәҗәдә катнашуына  Мөхәммәтшин бик җитди каравын белдерде. “Киләсе елларда мәктәп директорлары безгә шалтыратып, мәктәпкә нинди депутатны чакырырга теләвен әйтә ала. Мәктәпкә бару депутатларның үзләренә дә кызык. Алар  беррәттән белем йортының ничек яшәвен күреп китә”, – диде Римма Ратникова.
Шунысын да әйтергә ки­рәк: укучылар парламентка тарихи көннәрдә җыелды. Әле шушы көннәрдә генә  Халыкара кеше хокукларын як­лау көне билгеләп үтелсә, бүген – ил Конституциясе көне. Бу инде укучыларга хокукый белемнәрен ныгытуны тагын да дәвам итәргә мөмкинлек бирә.  Киләчәктә әлеге  яшьләрне үз хокукларын белми дип берәү дә әйтә алмас, шәт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International