Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Якын арада ТР да татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә экспертиза ясалачак
2012 елның 12 декабре, чәршәмбе
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен камилләштерү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, министрның беренче урынбасары Данил Мостафин, дәреслекләрнең авторлары, мәгълүмат-методика үзәге җитәкчеләре, мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар республика районнарыннан килгән укытучыларны тыңлады, шулай ук татар теле дәреслекләрен коммуникатив юнәлештә камилләштерү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикерләштеләр.
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ассызыклаганча, дәреслек авторлары алар буенча эшли торган укытучылар теләкләре белән бергә ата-аналарның тәкъдимнәрен дә исәпкә алырга тиеш. “Бүген барлык яктан да канәгатьсезлек бар. Башка болай дәвам итә алмый, якын арада коммуникатив өйрәтү технологияләрен кулланып белем бирү процессын камилләштерү өчен тәкъдимнәр кабул итү зарур”, - дип билгеләп үтте ул.
Дәреслек эчтәлеге яңа мәгариф стандартларына тулысынча туры килергә тиеш. “Дәреслекләрнең эчтәлеге һәм бизәлеше буенча да кызыклы булу зарур”, - дип ассызыклады министр.
ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин үз чыгышында: “Без филологлар әзерләмибез, мәктәпне тәмамлаучылар татарча сөйләшә белергә тиеш. Моның өчен ул күләмдә грамматиканы һәм лексиканы өйрәнү зарур түгел”, - дип билгеләп үтте.
Укытучылар белдергәнчә, кайвакыт өй эшләре татар филологиясе студентлары гына башкара алырлык, ягъни укучылар өчен бик катлаулы. Ул күнегүләр балада кызыксыну уятырга, ә катлаулы мәсьәләгә әйләнергә тиеш түгел.
Дәреслекнең эчтәлеге мөһим, әмма шулай ук укытучының да дәресне мавыктыргыч алып баруына бәйле. Укытучы укучыда телне өйрәнүгә кызыксыну уятырга тиеш. Агымдагы ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының квалификациясен күтәрү өчен 20 курс оештырылган һәм үткәрелгән. Якын арада ТР да татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә экспертиза ясалачак. “Экспертлар буларак галимнәрне генә түгел, ә шәхси белем бирү тәҗрибәсе һәм югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар да җәлеп ителәчәк. Андый укытучылар аз түгел”, - дип ассызыклады Энгель Фәттахов.
Министр йөкләмәләре үтәлеше нәтиҗәләре буенча киләсе киңәшмә якын арада узар дип көтелә.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
20
апрель, 2026 ел
Казаннан Валерия Денежкина — әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе
13-19 апрель көннәрендә Владикавказда мәктәп укучыларының әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Илсур Һадиуллин Татарстанның төбәкләргә 32 мең дәреслекне бушлай тапшыруы турында әйтте
Казанда узган «Туган тел» халыкара форумының пленар утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төбәкләрдәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды.
Татарстанда 9нчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда тапшыру этабы башлана
21 апрельдән төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда этабы башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз