Бәяләр үсәрме?

2012 елның 17 декабре, дүшәмбе
Яңа “Мәгариф турында”гы закон кабул ителсә, сабыйларын бакчага йөртергә теләгән ата-аналардан 15 мең сумга кадәр түләү алыначак, ди. Чыннан да, хәзер ата-аналар балалар бакчасы чыгымнарының 20 процентын гына каплый. Моннан тыш, бер баласы булганнарга түләүнең – 20 проценты, икенчесе өчен – 50, өченчесе өчен 70 проценты кире кайтарыла. Яңа закон проектында исә, гаиләнең матди хәлен тикшергәннән соң, аннан күпме акча түләтәсен бакча үзе хәл итә.
– Яңа закон проектында элекке норма исәпкә алынмый. Шуның өчен әлеге яңалык әти-әниләр кесәсенә сугарма мөмкин, – дип белдергән РФ Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар, балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Елена Мизуллина үзәк матбугатта.
Росстат китергән саннар буенча безнең илдә бер бала тәрбияләгән фәкыйрь гаиләләр саны – 32 процентны, ә өч яки аннан да күбрәк бала үстергәннәр арасында 58 процентны тәшкил итә. Димәк, өч гаиләнең берсе әлеге сумманы түли алмаячак. Әлбәттә, бу демографик мәсьәләнең тагын да кискенләшүенә, бала төшертүче аналарның күбәюенә китерәчәк. Бүген Россиядә болай да 40 процент гаилә сабыйларын балалар бакчасына йөртә алмый. Ике миллион бала анда эләгү өчен чират көтә.
– Яңа законда бернәрсә дә үзгәртелмәячәк. Ата-аналар бары тик сабыйларын тәрбияләгән өчен генә түләячәк, күрсәтелгән мәга­риф хезмәтләре бушлай булачак. Күп балалы гаиләләр өчен һәм башка ташламалар сакланачак, – дип ышандыра РФ Мәгариф министрлыгының статс-сәркатибе Наталья Третьяк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International