Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Өй дигән бакча
2012 елның 17 декабре, дүшәмбе
Арча районында сабыйларны бакчага урнаштыруның яңа юлын эзләп тапканнар. Арчада бүген барлыгы 8 гаилә бакчасы эшли.
Аларның 5ен авылда, калганнарын шәһәр үзәгендә урнашкан гаиләләр булдырган. Анда 3тән 6 сабыйга кадәр йөри. Норматив буенча бер балага 2,5 квадрат метр мәйдан туры килергә тиеш икән. “Һәрбер бакча райондагы гади балалар бакчасына беркетелгән. Туклану өчен кирәк-яраклар, уенчыклар, җиһазлар белән шул мәктәпкәчә учреждение тәэмин итеп тора. Ризыкны тәрбияче яки аның ярдәмчесе гаилә бакчасына алып килә. Көн тәртибе, укыту программасы гади балалар бакчасыннан аерылмый”, – ди Арча мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Диана Мусина.
Гаилә балалар бакчасында тәрбияче булып кемнәр эшли ала? Тәрбияче вазыйфасына оештыручы үзе билгеләнергә мөмкин. Шулай ук күп балалы ана үз сабыйларын, башка балаларны да өй бакчасында тәрбияли ала. Тәрбияченең югары педагогик белеме булуы мәҗбүри түгел, мәгариф бүлеге тәрбиячеләргә өстәмә курслар оештыра. Мәгариф бүлегендә эшләүче методист уку процессын күзәтә һәм тәрбиячеләргә үзенең киңәшләрен бирә. Гаилә балалар бакчасының уңай яклары шактый, мәсәлән, бакчаны үз өендә оештырган кеше коммуналь хезмәтләрне түләгәндә ташламаларга ия була.
“Сабыйларга мондый балалар бакчасы бик ошый, ата-аналар дәгъва белдермиләр, киресенчә, алар шәһәрдә гаилә балалар бакчасы булуына чиксез шат, газизләрен анда бик теләп йөртәләр. Мин балаларны бик яратам, үземнең балаларыма да тәрбияче хезмәтен күрсәтәм. Эш сәгате иртәнге 8дән башланып, кичке 4кә кадәр дәвам итә”, – дип сөйли Арчадагы 8нче балалар бакчасына теркәлгән гаилә балалар бакчасын оештыручы Гөлназ Гарифуллина.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
20
апрель, 2026 ел
Казаннан Валерия Денежкина — әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе
13-19 апрель көннәрендә Владикавказда мәктәп укучыларының әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Илсур Һадиуллин Татарстанның төбәкләргә 32 мең дәреслекне бушлай тапшыруы турында әйтте
Казанда узган «Туган тел» халыкара форумының пленар утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төбәкләрдәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды.
Татарстанда 9нчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда тапшыру этабы башлана
21 апрельдән төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда этабы башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз