Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Мәҗбүри эшләтү булмаячак
2012 елның 17 декабре, дүшәмбе
Күптән түгел РФ “Мәгариф турында”гы закон проектының икенче укылышы узды. Татарстанның яшь белгечләрне юллама белән авылларга җибәрү турындагы тәкъдиме кире кагылды.
– Закон проекты безнең комитетка кергәннән соң, аңа 1760 төзәтмә кертелеп, шуның 340ы кире кагылды, 290ы кабул ителде, калганнарын исә карап бетерергә кирәк. 600гә якын төзәтмә кабул ителеп, проект 60-65 процентка яңартылыр дип көтелә, – дип белдергән парламенттагы түбән палатаның мәгариф комитеты рәисе Александр Дегтярев матбугат киңәшмәсендә.
Шулай ук комитетка 40 мең коллектив мөрәҗәгатьләре, 500 меңләп гражданнар хатлары кергән. Алар гадәттә социаль гарантия, укытучыларга кагылышлы ташламаларны саклауга бәйле.
Мәгълүм булганча, ТР Дәүләт Советы Дәүләт Думасына 17 төзәтмәне исәпкә алырга тәкъдим иткән иде. РФ парламентының мәгариф комитеты әгъзасы, депутат Илдар Гыйльметдинов белдергәнчә, мәгариф комитетында тәкъдимнәрнең 90 проценты хупланган. Алар бары тик башкачарак бәян ителеп кабул ителгән. Депутатлар төзәтмәләрне хокукый нормаларга туры китереп редакцияләгән. Кире кагылганнары да бар. Болар – югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрне юллама белән авылларга җибәрү, мәктәпләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүне муниципаль берәмлекләргә тапшыру турындагылары.
Ә менә туган телгә кагылышлы мәсьәлә ничек хәл ителәчәк икән соң? Татарстан туган телләрне өйрәнү буенча гамәлдәге законда каралмаган өстәмә норманы тәкъдим иткән иде. Алар исәпкә алынмаган. “Россия Федерациясе халыклары телләре турындагы закон, Конституция нигезендә төбәкләргә дәүләт телен расларга бирелгән вәкаләтләр хәтта аерым маддә булып билгеләнде”, – ди Думада республика мәнфәгатьләрен яклаучы Илдар Ирекович.
Ә менә авыл мәктәпләрен үзгәртү авыл җыены ярдәмендә хәл ителергә тиеш, дигән төзәтмә хупланып кына калмыйча, юридик яктан тагын да камил һәм тулырак итеп шәрехләнгән. Шулай ук моңа кадәр төбәкләргә югары уку йорты ачу хокукы бирелмәгән булса, хәзер алар аны оештыра алачак.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
20
апрель, 2026 ел
Казаннан Валерия Денежкина — әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе
13-19 апрель көннәрендә Владикавказда мәктәп укучыларының әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Илсур Һадиуллин Татарстанның төбәкләргә 32 мең дәреслекне бушлай тапшыруы турында әйтте
Казанда узган «Туган тел» халыкара форумының пленар утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төбәкләрдәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды.
Татарстанда 9нчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда тапшыру этабы башлана
21 апрельдән төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда этабы башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз