Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Республика мәгариф учреждениеләрендәге иганәчелек фондларының эшчәнлеген тикшерә башлаячаклар
2012 елның 18 декабре, сишәмбе
Татарстанның яңа мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәгарифкә күзәтчелек итү департаментына шундый йөкләмә биргән. Шул рәвешле ул бакча, мәктәпләрдә законсыз акча җыюны туктатырга уйлый.
Мәгариф министры итеп билгеләнгәч, Энгель Нәвапович республика мәктәпләрендә әлеге проблеманың никадәр җитди булуына бик аптыраган. Чөнки Актаныш районын җитәкләгән чакта аңа андый проблема белән очрашырга туры килмәгән. Баш педагог акча җыюга юл куймауны муниципаль берәмлек, бакча, мәктәп директорларыннан тора дип саный. “Министр мәҗбүри акча җыюга каршы җитди көрәшергә уйлый. Ярдәм күрсәтергә теләгәннәр акчаны исәп-хисап счетына күчерергә тиеш. Әти-әниләр аның нәрсә өчен сарыф ителүе турында кызыксына ала. Иганәчелек фондларын тикшерү исә яңалык булып тора”, – ди министр ярдәмчесе Алсу Мөхәммәтова.
Күптән түгел министрлык әлеге мәсьәлә буенча “кайнар элемтә” булдырган иде. Акча җыюга кагылышлы барлыгы 60 мөрәҗәгать (мәктәпләр буенча – 34, бакчалар – 25) кабул ителгән. Бигрәк тә Казан, Чаллы шәһәрләре, Түбән Кама, Бөгелмә муниципаль районнарыннан шалтыратучылар күп булган. Моңзарлар, нигездә, мәгариф учреждениесенең матди-техник ягын ныгыту, өстәмә түләүле хезмәтләрне мәҗбүри тагуга кагыла. Аларны әлеге акчаларның кая китүе турындагы мәгълүматның яшерен булуы канәгатьләндерми. Шалтыратучыларга үз чиратында киңәшләр бирелгән. Белем бирү өлкәсенә контроль һәм күзәтчелек итү департаменты вәкилләре 10 белем бирү учреждениесен барып тикшергән. Законсыз акча җыю очрагы ике урында – өлешчә, ә дүрт урында тулысынча расланган. Нәтиҗәдә Казанның 95 нче мәктәбе директоры административ җаваплылыкка тартылган. Ике вазыйфаи затка дисциплинар чаралар күреләчәк. Район башлыкларына, мәгариф җитәкчеләренә бу мәсьәлә буенча хат җибәрелгән.
Мәктәпләрдә акча җыю турында ТР прокуратурасына мөрәҗәгать итәләр. Бу хакта андагы балигъ булмаган балаларга кагылышлы законнарның үтәлешен тикшерү бүлеге җитәкчесе Җәүдәт Ибраһимовтан кызыксындык. “Законда, уку йорты гражданнардан, физик затлардан ярдәм кабул итә ала, диелә. Әмма бездә “кабул итә ала” дигәнне мәктәп җитәкчеләренең күбесе “тиеш” дип аңлыйлар. Ата-аналарның да мәктәп белән мөнәсәбәтләрен бозасы килми”, – ди Җәүдәт Хәмзинович.
Прокуратурага килгән шикаятьләрнең 90 проценты имзасыз икән. Шул ук вакытта исемнәрен яшермәүчеләр дә бар. 5 мең сум хезмәт хакына эшләгән әнидән ике баласына меңәр сум акча сораганнар. Бу хакта ул прокуратурага шикаять белдергәч, аны кире кайтарганнар. Ата-аналар арасында фондка миллионга якын акча күчергәннәр дә бар икән. Әйтик, Казанның 19нчы гимназиясенә берәү 900 мең сум акча күчергән. Бер мәктәптә бер бай ата-ана актлар залын ясап биргән. “Нәрсәгә ул мәрмәр баскычлар? Без тикшергән мәктәпләрдә акча җыю күренешләре сирәк. Бәлкем, вакытлыча гына туктатып торалардыр. Элек укытучылар көндәлеккә “200 сум акча алып килегез”, – дип язып җибәрәләр иде. “Акча кайда?” – дип сораганда мәктәп хуҗалары акчаны сейфтан, тартмадан алып бирәләр иде. Хәзер акча – исәп-хисап счетында. Мәктәпләр сайтларында да акчаның кая киткәнен язалар”, – диде прокуратура хезмәткәре.
Законсыз акча җыю очраклары турында Мәгариф һәм фән министрлыгының “кайнар элемтә” линиясенә (843) 292-80-4 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
20
апрель, 2026 ел
Казаннан Валерия Денежкина — әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе
13-19 апрель көннәрендә Владикавказда мәктәп укучыларының әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Илсур Һадиуллин Татарстанның төбәкләргә 32 мең дәреслекне бушлай тапшыруы турында әйтте
Казанда узган «Туган тел» халыкара форумының пленар утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төбәкләрдәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды.
Татарстанда 9нчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда тапшыру этабы башлана
21 апрельдән төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда этабы башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз