Тәкъдимнәрнең 90 проценты хупланган

2012 елның 18 декабре, сишәмбе
РФ “Мәгариф турында”гы закон проектының икенче укылышы узды. Соңгы вакытта, беренче укылыштан соң тәкъдим ителгән төзәтмә¬ләрнең күбесе исәпкә алынмаган икән, дигән сүзләр ишетелә башлады. Бу чыннан да шулаймы соң?
– Закон проекты безнең комитетка кергәннән соң, 1760 төзәтмә кертелеп, шу¬ның 340ы кире кагылды, 290ы кабул ителде, калганнарын исә карап бетерергә кирәк. 600гә якын төзәтмә кабул ителеп, проект 60-65 процентка яңар¬тылыр дип кө¬телә, – дип бел¬дергән парламенттагы тү¬бән палата¬ның мә¬гариф комитеты рәисе Александр Дегтярев матбугат киңәшмәсен¬дә.
Шулай ук комитетка 40 мең коллектив мөрәҗәгать¬лә¬ре, 500 меңләп гражданнар хатлары кергән. Алар гадәттә социаль гарантия, укытучыларга кагылышлы ташламаларны саклауга бәйле.
Мәгълүм булганча, без¬нең парламент Дәүләт Думасына 17 төзәтмәне исәпкә алырга тәкъдим иткән иде. РФ пар¬ламентының мәгариф комитеты әгъзасы, депутат Илдар Гыйльметдинов бел¬дер¬гәнчә, мәгариф комитетында тәкъ¬димнәрнең 90 проценты хупланган. Алар бары тик башкачарак вариантта кабул ител¬гән. Депутатлар төзәт¬мәләрне хокукый нормаларга туры китереп ре¬дакция¬ләгән. Кире кагылганнары да бар. Болар – югары уку йортлары тә¬мам¬лаган яшь бел¬гечләрне юллама бе¬лән авылларга җи¬бәрү, мәктәпләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүне муниципаль берәмлек¬ләргә тапшыру турындагылары. Ә менә туган телгә кагылышлы мәсьә¬¬¬¬лә ничек хәл ителәчәк икән соң? Татарстан туган тел¬ләр¬не өйрә¬нү буенча гамәл¬дәге законда каралмаган өс¬тәмә нормалар тәкъ¬дим ит¬кән иде. Алар исәпкә алынмаган. “Халык телләре турын¬да”гы Закон, Конституция ни¬гезендә төбәкләргә дәүләт телен расларга бирел¬гән вәка¬ләтләр хәтта аерым мад¬дә булып билгеләнде”, – ди Ду¬мада рес¬публика мән¬фәгатьләрен як¬лаучы Илдар Ирекович.
Ә менә авыл мәктәпләрен үзгәртү авыл җыены ярдә¬мендә хәл ителергә тиеш, дигән төзәтмә хупланып кына калмыйча, юридик яктан тагын да камил һәм тулырак итеп шәрехләнгән. Шулай ук моңа кадәр төбәкләргә югары уку йорты ачу хокукы би¬релмәгән булса, хәзер алар аны оештыра алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International