Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Мәктәпне тәмамлаган бала татар телен ни дәрәҗәдә белә?
2012 елның 19 декабре, чәршәмбе
Бу сорауга укытучыларның күпчелеге, ата-анасы өйдә татарча сөйләшмәсә, укучыны телгә өйрәтеп булмый, дип җавап бирер. Әти-әни исә укытучыга бармак төртеп күрсәтер. Янәсе, татар теле, әдәбият дәреслекләре баланы җәлеп итәрлек кызыклы түгел.
Моңа охшаш хәлләрне Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетытында депутат Азат Зыятдинов та, комитет рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев та телгә алды. Хәер, укыдык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә, дип такмакларга юл калдырмаслык ысул бар икән барын. Бары тик шул ысулны мәктәпләрдә ныклап җәелде¬рергә генә кирәк. Узган елны комитет Татарстан халыкларының туган телен һәм мәдәниятен өйрәтү максатында тарихи-культурология материалларының, уку-укыту әсбаплары һәм матур әдәбиятның мультимедия продукциясен булдыру турында карар да кабул иткән. Бу юлы аның үтәлеше тикшерелде.
Бер караганда, хәлләр уф¬танырлык түгел. Татарстан¬ның дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы нигезендә татар теле һәм әдәбияты буенча 30 интерактив дәреслек әзерләнгән. Алай гына да түгел, Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Әнисә Морозова әйтүенчә, дәреслекләрнең кайберләре инглиз, татар һәм рус тел¬ләрендә эшләнгән. Шуларның 15е “Татар иле” сайтына урнаштыру өчен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына тапшырылган.
“Киләчәк” мәгарифне үс¬те¬рү программасы нигезендә рус һәм татар телен өйрә¬түнең заманча ысуллары булдырылган. Заманча укыту-методик комплекты дәреслек¬тән, эш дәфтәрләреннән тыш, аудио һәм видео җыентыклардан, татар һәм рус телләрендәге матур әдәбият әсәрләренең электрон җыентыгыннан, төрле яшьтәге балалар өчен өйрәтү күнекмәләреннән тора икән. Төшкә дә кермәслек бәхет дияргә ашыкмагыз.
Алабуга педагогы Гөлшат Ибраһимова рус телле балаларга татар телен өйрәтү өчен “Күңелле татар теле” дәреслегенең кулай булуын җиткерде. “Без август киңәшмәләрендә балаларга татар телен бик өйрәтәсебез килә, әмма кызыксындыру чараларыбыз юк дигәч, зарларыбызга колак салып, “Күңелле татар теле” дәреслегенә апробация үтеп карагыз, дип киңәш иттеләр. Дәреслеккә ярдәмлек сыйфатында диск та эшләнгән, ә татарча бел-мәгән әти-әниләр өчен ата-аналар китабы булдырылган. Дәреслек безгә дә, балаларга да, әти-әниләргә дә бик ошады. Без тәҗрибәне уңышлы үттек, киләчәктә дә шушы дәреслек белән эшлисебез килә. Ләкин проектның дәреслекләре генә финансланган, ә электрон дәреслеккә акча бирелмәгән булып чыкты”. Күлмәкне өлешләп сатып булмый, ә уку-укыту әсбапларын өлешләп финанслап була. Хәлдән ничек чыгарга? Конкурс игълан итәргәме, әллә район башлыкларына мөрәҗәгать итәргәме? Һәрхәлдә мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк. Укытучылар да, мәгариф һәм фән министрлыгы да проблеманы беркадәр хәл иткән “Татармультфильм” оешмасына рәхмәт укый. Дәрестә татарча мульфильмнар күрсәтү дөрес сөйләргә өйрәнергә ярдәм итә икән. Өстәвенә “Союз¬мультфильм”ның 29 мультипликацион әсәре татарчага тәрҗемә ителгән, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен телевизион тапшырулар циклы булдырылган.
Мультимедия продукциясе университетларда да уңышлы кулланыла башлаган. Чит ил студентлары алар ярдәмендә татар телен зур кызыксыну белән өйрәнә башлаган. Шулай булгач бу продукциянең тулысынча финанслануын көтәсе кала.
Рус телле балаларга татар телен өйрәтү продукцияләренең гаять югары дәрәҗәдә эшләнүенә инандык. Аларның тора-бара тулаем кулланылышка кертелүенә дә ышаныч юк түгел. Ә менә татар гаиләсендә тәрбияләнгән чеп-чи татар баласына ана телен тирәнтен өйрәнүдә нинди заманча әсбаплар булдырылган? Әллә инде татар телен тирәнтен өйрәтүнең хаҗәте юкмы? Телебез кухня теле дәрәҗәсендә генә калачакмы? Бу сораулар комитет утырышының киләсе утырышлары темасы булсын иде.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
20
апрель, 2026 ел
Казаннан Валерия Денежкина — әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе
13-19 апрель көннәрендә Владикавказда мәктәп укучыларының әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Илсур Һадиуллин Татарстанның төбәкләргә 32 мең дәреслекне бушлай тапшыруы турында әйтте
Казанда узган «Туган тел» халыкара форумының пленар утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төбәкләрдәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды.
Татарстанда 9нчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда тапшыру этабы башлана
21 апрельдән төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда этабы башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз