Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) үзенең сайтында бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) һәм төп дәүләт имтиханына индивидуаль әзерлекне оештыру буенча методик тәкъдимнәр бастыра башлады. 14 апрельдә ФИПИ сайтында 15 уку предметыннан БДИга әзерлек буенча методик тәкъдимнәр урнаштырылды, алар арасында математика буенча база һәм профильле имтиханнар аерым бирелгән.
15 апрельдә 9 класс укучылары өчен ТДИның мәҗбүри предметлары - рус теле һәм математикага әзерлек буенча тәкъдимнәр, ә 16 апрельдә ТДИның башка предметларыннан тәкъдимнәр бастырылачак.