Авыл мәктәпләре укучылары Бөтенроссия «АгроНТИ» конкурсында катнаша алалар

2020 елның 11 мае, дүшәмбе

Авыл мәктәпләре 5-11 сыйныф укучылары арасында уздырылучы Бөтенроссия  «АгроНТИ – 2019» конкурсында катнашу өчен читтән торып узучы этап (тестлаштыру) вакыты 15 майга кадәр озайтылды. Коронавирус пандемиясе һәм Россиядә гамәлдә булган үзизоляция режимы белән бәйле рәвештә конкурсның ачык этабы быелның сентябренә күчерелде. Татарстанда конкурсның дүрт юнәлешенең берсе уздырыла. АгроНТИ конкурсы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә «АПК һәм балыкчылык мәгариф учреждениеләре ассоциациясе» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан оештырылды. 2020 елда конкурсның төбәк этапларын уздыру өчен 18 югары уку йорты сайлап алынды. Конкурска бөтен илдән барлыгы 32 меңнән артык гариза тапшырылган. Теркәлгән катнашучылар саны буенча рекорд Самара (5 меңнән артык катнашучы), Уфа, Новосибирск, Белгород, Кемерово һәм Барнаул шәһәрләре арасында.Татарстан шулай ук мәктәп укучылары арасында югары активлык күрсәтте (1500дән артык катнашучы).

Конкурс  5 – 10 сыйныф  укучылары арасында   өч яшь категориясе һәм түбәндәге дүрт юнәлеш  буенча  уздырыла:

 • Агрокоптерлар (пилотсыз  очу  аппаратларының  бүленгән  системалары,  автомат рәвештә идарә итү  системалары);

• Агророботлар (авыл  хуҗалыгы  техникасы  белән  электрон  автоматлаштарылган  идарә итү  системалары);

• Агрокосмос (стратегик  карарлар  кабул  итүне автоматлаштыру  өчен  геостационар белешмәләрне  эшкәртү); 

• Агрометео (һава  торышын  фаразлау,  һава торышы  архивын  булдыру,    аналитика).

Читтән торып уздырылган этап кысаларында укучылар тәкъдим ителгән биремнәрне үтиләр - тестлаштыру узалар, аның сроклары 15 майга кадәр озайтылды. Дүрт юнәлешнең һәркайсының тестлары өч яшь категориясенә бүленгән.

Сентябрь уртасында Әлмәттә узачак финал этабына һәр мәйданчыктан 20шәр кеше чыгачак - һәр юнәлеш буенча 5 кеше. Җиңүчеләр 9-12 октябрьдә Мәскәүдә «Алтын көз-2020» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында махсуслаштырылган мәйданчыкта катнашу мөмкинлеге алачак. Төбәк һәм финал этапларында барлык чыгымнарны оештыручылар үз өстенә ала. «АгроНТИ-2020» конкурсында катнашу - аграр өлкәдә карьераның яхшы һәм ышанычлы башлангычы, һичшиксез, аның киләчәге бар, дип ышана оештыручылар. Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән конкурсның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International