Казанда "Без үз-үзебезне изоляцияләүдә - бергә!" иң яхшы инклюзив проектлар бәйгесе башланды

2020 елның 12 мае, сишәмбе

2020 елның 10 апреленнән 30 июльгә кадәр Казанда "Без үз-үзебезне изоляцияләүдә - бергә!" иң яхшы инклюзив проектлар бәйгесе үткәрелә. Конкурс өч этапта узачак: урта һәм өлкән звено педагоглары һәм мәктәп укучылары үз проектларын тәкъдим итәчәк. Бу проектлар инвалидлыгы булган яшүсмерләрдә үз-үзләрен изоляцияләү шартларында инвалидлыгы булмаган яшьтәшләре белән уртак эшчәнлек процессында иҗади сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Конкурс "На урок - вместе" федераль социаль проекты кысаларында уза, аны оештыручылар булып Россиядә Ingka Centres компаниясе, "Перспектива" РООИ, шулай ук Казан шәһәре ИКМО мәгариф идарәсе һәм "Шәһәр мәгариф үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе тора. Конкурс партнерлары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эш үзәге, "ТИСБИ" идарә университеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International