Татарстан Таиланд һәм Малайзия белән элемтәләрне ныгыта

2013 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа елны көньяк-көнчыгыш Азия илләре тәҗрибәсе белән танышудан башлады. Таиланд һәм Малайзия дәүләтләренә кылынган эшлекле сәфәрләрнең төп максаты - әлеге илләр белән хезмәттәшлекне үстерү, үзара элемтәләрне ныгыту.
7 гыйнвар көнне Рөстәм Миңнеханов Россиянең рәсми делегациясе составында Таиландка эшлекле сәфәр кылды. Таиландның сәүдә министры Боонсонг Терияпиром һәм Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров арасында узган очрашу Татарстан өчен дә файдалы булды.
Рөстәм Миңнеханов Таиланд эшмәкәрләрен кунакка көтә
Чарада Россия һәм Таиланд арасындагы хезмәттәшлек турында гына сөйләшеп калмыйча, Татарстан республикасы белән элемтәләрне ныгыту турында да фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов Таиланд рәсми затларына Татарстан, аның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, аларны республикада тормышка ашырылучы мөһим проектлар һәм ил үсешендә зур роль уйнаучы эре компанияләр белән таныштырды. «Сез барысын да үз күзләрегез белән күрә аласыз. Татарстанга үзегез өчен уңайлы булган теләсә кайсы вакытта рәхим итегез», - дип мөрәҗәгать итте Таиландның эшлекле затларына республика башлыгы. Боонсонг Терияпиром исә үз чиратында 2012 елның июнь аенда Татарстанда узган АТЭС форумыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты, Казан турында бик югары фикердә булуын ассызыклап узды.
Татарстан үсешендә Малайзиянең роле зур
Хәзерге вакытта исә Татарстан Президенты Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда эшлекле сәфәрдә. Татарстан делегациясе составында республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстанның югары уку йортлары ректорлары да ил тәҗрибәсе белән таныша.
Беренчеләрдән булып Рөстәм Миңнеханов илнең тышкы эшләр министры Дато Сери Анифах Аман белән очрашты. «Мин Малайзиягә инде икенче тапкыр киләм һәм тагын күп мәртәбәләр килергә риза. Ник дигәндә, сездән күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин», - дип сәламләде ул министрны.
Малайзиянең премьер-министры Дато Шри Мохаммад Наджиб бин Тун Хаджи Абдул Разак белән узган очрашуда исә Татарстан һәм Малайзия арасындагы хезмәттәшлек турында фикер алышынды. Премьер-министр Татарстанның соңгы елларда аеруча зур үсеш кичерүен билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов исә Татарстанның елдан-ел камилләшә баруында Малайзия тәҗрибәсенең зур роль уйнавын ассызыклап узды. «Күп нәрсәгә без нәкъ менә сездән өйрәндек. Әлеге эшлекле сәфәр республикабыз өчен тагын да әһәмиятлерәк булыр дип ышанабыз», - дип белдерде Президент.
Татарстанда Малайзиядән килеп укучы студентлар санын арттыру мөһим
Эшлекле сәфәрдә Татарстан югары уку йортлары ректорларының да катнашуы юкка түгел. Татарстан делегациясенең төп максатыларыннан берсе - илнең мәгариф өлкәсендәге тәҗрибәсе белән танышу иде. «Бу юлы без сезгә карап кайту өчен генә түгел, ә хезмәттәшлекне тагын да ныгыту һәм бергәләп эшләү уе белән килдек», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов Малайзия югары белем министры Дато Сери Мохамед Халед Нордин белән узган очрашуда.
Президент Малайзия һәм Татарстанның мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлегенең түбән дәрәҗәдә булуын билгеләп узды. «Россиядә Малайзиядән килгән 3 мең студент белем ала, аларның бары тик өчесе генә Татарстанда укый. Югыйсә, Россиянең иң яхшы вузларының күбесе нәкъ менә безнең республикада бит», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Дато Сери Мохамед Халед Нордин исә үз чиратында әлеге хезмәттәшлекнең Малайзия өчен дә мөһим булуын ассызыклады.
IT-шәһәр төзегәндә Малайзия тәҗрибәсен файдаланмакчылар
Татарстанның рәсми делегациясе өчен мөһим булган тагын бер проект Кимберджай IT-шәһәре булды. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әлеге шәһәрне төзү тәҗрибәсен өйрәнү Татарстандагы Иннополис IT-шәһәре проектын тормышка ашырганда кирәк булачак. Кунаклар әлеге шәһәрдә яшәүче халык тормышы, IT-проектлар, төрле компанияләр эшчәнлеге белән танышты. Сәфәр азагында Президент Малайзия рәсми затларына Иннополис IT-шәһәр проекты турында сөйләде. «Сез югары инновацион технологияләр өлкәсендә зур эш башкаргансыз. Мөмкин булса, без сезгә үз белгечләребезне җибәрер идек, әлеге өлкәдә сезнең киңәш безгә бик кирәк. Бәлки киләчәктә әлеге IT-шәһәрләр бер-берләре белән хезмәттәшлек тә итәр», - дип ассызыклап узды Татарстан Президенты.
Шунысын да билгеләп узу кирәк, хәзерге вакытта Малайзиядә Хөкүмәтне һәм Икътисадны үзгәртү программалары тормышка ашырыла. Беренче программаның төп максаты - җинаятьчелекне киметү, коррупциягә каршы көрәш, укучы һәм студентларның белем дәрәҗәсен күтәрү, авыл җирендә яшәүчеләрнең тормышын яхшырту булса, икътисадны үзгәртү программасы исә 2020 елга Малайзияне югары керемле илгә әверелдерүне күз уңында тота. Рөстәм Миңнеханов әлеге программаларны өйрәнүнең кирәклеген, аларның Татарстанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен төзегән вакытта зур әһәмияткә ия булачагын билгеләп үтте.
Фото http://tatarstan.ru сайтыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International