Социаль челтәрләрдә дистанцион уку турында ялган мәгълүмат тарату дәвам итә

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Хөрмәтле әти-әниләр! Социаль челтәрләрдә 2020 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә уку традицион рәвештә түгел, ә дистанцион форматта башланачагы турында ялган мәгълүмат тарату дәвам итә. Бу  дөрес түгел. Әлеге мәгълүматка ышанмавыгызны һәм аны тарату белән шөгыльләнмәвегезне сорыйбыз.

Дистанцион укыту форматы эпидемиологик хәл аркасында мәҗбүри иде. Тик 1 сентябрьдән дистанцион укыту даими булачак дигән сүз юк. Укытучылар һәм укучылар арасындагы «җанлы» аралашуны берни дә алыштыра алмый. Яңа уку елы башына хәл яхшырыр, балалар янә парта артына утырыр дип ышанабыз. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International