Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Күптән түгел кабул ителгән “РФдә Мәгариф турында”гы Законда милли мәгарифкә ни дәрәҗәдә урын бирелгән?
2013 елның 11 гыйнвары, җомга
Әлеге сорау белән Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Марат Вазыйх улы Лотфуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Әлеге законда үзгәрешләр күп. Иң беренче чиратта, ул “Мәгариф турында”гы (1992) һәм “Югары һәм вуздан соң һөнәри белем турында”гы (1996) Законнарны берләштерә, 309 нчы Закон белән кертелгән үзгәреш¬ләрне үз эченә ала. Элеккегесенә караганда, биредә милли мәга¬рифне үстерү мөмкинлекләре кимрәк. Әлбәттә, аның беренче варианты милли мәгариф өчен бик авыр иде. Чөнки “укыту телләре” турындагы бүлекне төшереп калдырганнар иде. Ул Татарстан һәм башка төбәк¬ләрнең тырышлыгы ярдәмендә кире кайтарылды. Ләкин безнең теләкләрнең барысы да үтәл¬мәде. Беренче чиратта, туган телдә белем алу төп мәктәп, ягъни 9 сыйныф белән тәмамлана. Ә инде 10-11 сыйныфта аны ана телендә уку гарантиясен бирми. Әмма төп мәктәптә дә “туган телдә укыту мәгариф системасы мөмкинлекләреннән чыгып оештырыла” дигән җөмлә бар. Бу бик авыр хәл, чөнки мәгариф системасының мөмкинлеге юк диярлек. Икенче проблема – республиканың дәүләт телләрен укыту, “Мәгариф” турындагы закон проекты милли мәгариф өлкәсенә каршы юнәлтелгән иде. Хәзер дәүләт телләрен укыту законда урын тапты. Анда “республиканың дәүләт телләре укытылырга мөмкин” дигән, элек исә “укытыла” иде. Ләкин “мөмкин” сүзе республика Законнары нигезендә укытырга нигез бирә. Әмма “рус телен укытырга зыян китермәгән очракта” дип өстәлгән. Төп үзенчәлек шунда: хәзер укыту федераль дәүләт стандартлары нигезендә алып барыла. Анда милли- төбәк компоненты төшереп калдырылган. Әмма аның эчтәлеге федераль стандартларга кертелгән. Балалар үз халыкларының телләрен, мәдәниятен, тарихын белергә тиеш, диелгән. Туган телләр белән рус телен укытуга таләпләр тигез дәрәҗәдә куелган. Бу яктан караганда, ситуация бик куркыныч түгел. Ләкин шул ук вакытта мәктәпләр укытуны үзләре төзегән программа нигезендә алып бара ала. Аның белән ата-аналар таныш булырга тиеш. Ул программаларның Россия хөкүмәте тарафыннан эшләнелгән үрнәк программалар нигезендә төзелүе шарт. Мәктәптә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән дәреслекләр генә кулланылырга мөмкин. Методик әсбаплар исә РФ мәгариф министрлыгы рөхсәт иткән нәшриятларда гына бастырыла ала. Бу Закон бүген ТРда милли-төбәк компоненты кысаларында әзерләнгән татар теле укыту дәреслекләрен төшереп калдыра. Чөнки алар федераль министрлык тарафыннан расланмаган. Бүген Татарстанга Россия Мәгариф министрлыгы аны куллануга вакытлыча рөхсәт бир¬гән. Ләкин бу – безнең республикага гына. Татарларның 75 проценты Россия¬дә яши бит. Аларның балаларына дәреслек¬ләр кирәк. Бу яктан Закон бик зур авырлыклар тудыра. Әлбәттә, бу уңайдан безнең министрлык эш алып бара. Ләкин ул бик катлаулы, зур чыгымнар сорый торган эш. Моның өчен һәр дәреслек резенция алырга тиеш. Аның бәясе югары һәм күп вакыт кирәк. Бу татар халкы, башка халыкларга яңа проблемалар тудыра. Беренче чиратта, дәрес¬лекләрне язу, бастырып чыгару, аларны мәктәпкә кертү механизмнары үзгәрә. Татар халкы укытырга дәреслекләре булсын өчен аны Россия механизмнарына туры китерергә тиеш булачак. Бүген укытырга яраклы дәреслекләр юк булып чыга, дөресрәге, исемлеккә кертелмәгән. Татар теленнән Россиянең үрнәк программалары да юк. Моның өчен Татарстанны гына гаепле дип әйтеп булмый. Гомумән, милли мәгариф өлкәсендә Россия законнары декларатив (языла, ләкин тормышка ашыру механизмнары юк) характерга ия. Россия Мәгариф министрлыгында әле дә милли мәгариф буенча бүлек юк, ул өлкәдә эшләгән кеше дә юк. СССР вакытында министрлыкта андый бүлек бар иде. Россиядә милләтләрнең балалар саны билгеле түгел. Шуңа күрә илдә күпме татар теле укытучысы, дәреслекләр кирәге дә билгесез. Татар халкын алсак, аларның дүрттән бере генә Татарстанда яши. Димәк, калганнар игътибардан читтә кала дигән сүз. Татар мәдәниятен алсак та, язучыларыбызның күпмесе Татарстаннан икән? Муса Җәлил, Г.Кутуй, Һ.Такташ кайдан? Әгәр бүген Россиядә татар теле укытылмаса, татар мәктәпләре бетсә, язучылар каян барлыкка килер икән? Безнең депутатларыбыз да, беренче чиратта, “Мәгариф турында”гы законда кимендә тулы урта белемне туган телдә алуны кайгыртырга тиеш. Ил буенча милли мәгарифне тормышка ашыру механизмы булдыру кирәк. Башкача ул депутатлар безгә нигә кирәк?
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
20
апрель, 2026 ел
Казаннан Валерия Денежкина — әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе
13-19 апрель көннәрендә Владикавказда мәктәп укучыларының әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Илсур Һадиуллин Татарстанның төбәкләргә 32 мең дәреслекне бушлай тапшыруы турында әйтте
Казанда узган «Туган тел» халыкара форумының пленар утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төбәкләрдәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды.
Татарстанда 9нчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда тапшыру этабы башлана
21 апрельдән төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда этабы башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз