КФУ галимнәре РФ Хөкүмәтенең 2012 ел өчен мәгариф өлкәсендәге премияләр лауреатлары арасына керде

2013 елның 11 гыйнвары, җомга
Казан федераль университетының гуманитарий галимнәре (Р.Г.Минзарипов - җитәкче, Л.М.Попов, А.О.Прохоров, М.Д.Щелкунов) РФ Хөкүмәтенең 2012 ел өчен мәгариф өлкәсендәге премияләр лауреатлары арасына керде.
Аларны Яңа ел алдыннан Мәскәүдә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов котлады. Алар лауреатларның хезмәтләренең дәрәҗәсе фәнни яктан югары булуын, гамәли һәм иҗтимагый яктан мөһимлеген билгеләп үткән.
2012 елда әлеге премиягә Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе, Себер, Ерак Көнчыгыш, Төньяк Кавказның әйдәп баручы фәнни һәм белем бирү үзәкләрендә эшләүче 155 тикшеренүче һәм педагог лаек булган. Лауреатлар арасында икътисад, энергетика, идарә, сәламәтлек саклау, физика-математика фәннәре буенча дәреслекләр һәм монографияләр авторлары бар. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International