Мәктәп психологлары һәм педагоглары БДИ алдыннан чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм итү буенча вебинарларда катнаша алачак

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

25, 26 һәм 27-нче майда мәктәп психологлары һәм педагоглар йомгаклау имтиханнарын уздыру чорында чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм итү күнекмәләренә өйрәтүче вебинарлар трансляциясенә кушыла алачак. Онлайн-дәресләрдә яшүсмерләрне психологик консультацияләүнең иң яхшы тәҗрибәләре турында фикер алышачаклар.

Вебинарларда катнашучылар укыту эшчәнлеген активлаштыру, үз-үзләрен контрольдә тоту, өй шартларында мөстәкыйль эшли белү мәсьәләләрен караячак. Профессиональ психологлар төшенкелек һәм борчылуны бетерү, эчке оешканлыкка ирешү ысуллары, ата-аналар белән дистанцион эш оештыру технологияләре турында сөйләячәкләр.

Чарада катнашучылар иң яхшы тәҗрибәләр турында фикер алышачак һәм хәвефлелек, агрессивлык һәм башка кискен психологик халәтле яшүсмерләргә психологик консультация бирү тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Вебинарларда катнашуга сылтама буенча теркәлергә мөмкин. Соңрак курс материаллары Россия Мәгариф психологлары федерациясе сайтында «Өйдә өйрәнәбез» бүлегендә урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International